news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"ШАЯН ТВ" каналы телевизион тапшыруларга лицензия алды

Телеканалны 12 ноябрьдә кабель телевидениесендә карап булачак.

"ШАЯН ТВ" каналы телевизион тапшыруларга лицензия алды
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Татарстанның “Шаян ТВ” каналы Россия Федерациясендә тәүлек буе күрсәтә торган телеканал буларак лицензия алган, ул 10 елга бирелгән. Тапшыруларга лицензия 2018 елның 25нче октябрендә 29510 номеры астында бирелгән. Мәгълүмат Роскомнадзор сайтында урнаштырылган.

“Шаян ТВ”га лицензия алуда кыенлыклар күп булды, күп документка үзгәрешләр кертергә туры килде. Шуңа күрә ярты ел вакытны алды”, - диде "Яңа гасыр" - ТНВ каналы җитәкчесе Илшат Әминов.

Илшат Әминов каналның озакламый эфирга чыгачагын җиткерде. “12нче ноябрьдә кабель операторлар белән эшли башлаячакбыз, эфирга чыгабыз. Әлегә алты сәгатьлек бер блок дүрт тапкыр кабатланачак, соңрак тулаем эшләячәк”, - диде ул.

Канал эшләп китәр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. “Шаян ТВ”га Рамилә Сәхабетдинова җитәкчелек итәчәк. Тапшыруларны, алып баручыларны әзерләдек”, - диде Илшат Әминов. 

ТНВ җитәкчесе башка мәгълүматны икенче атнада узачак пресс-конференциядә белеп булачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100