news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде

Фабриканың төп максаты — татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү.

«ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Бүген Актанышта «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачылышы кысаларында «ШАЯН ТВ» каналы беренче «Тик Ток» Фабрикасының презентациясен үткәрде.  

2021 елның 1 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалында «ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы үз эшен башлап җибәрде.  

«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы — нәрсә ул?  

«ШАЯН ТВ» «Тик Ток» фабрикасы — ул контентны бергә туплаучы яшь блогерларның иҗат берләшмәсе. 

Контентны исә 5 тематик юнәлеш тәшкил итә: 

— Татар телен өйрәнү; 

— Күңел ачу контенты;

— Төп геройлар белән аралашу; 

— Юмористик контент; 

— Халык иҗаты.

Фабриканың эшчәнлеге бөтен дөнья татар балалары өчен махсус контент ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын өйрәнер өчен мөмкинлек тудыра. Аның төп максаты да — татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү.

news_right_1
news_right_2
news_bot