news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесен игълан итә

«Балачак җыры» бәйгесе 2021 елның 20 декабреннән башлап, 2022 елның 1 июненә кадәр уздырылачак.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»).«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә.

Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.

Катнашу бушлай.

«Балачак җыры» бәйгесе 2021 елның 20 декабреннән башлап, 2022 елның 1 июненә кадәр уздырылачак.

Тулырак мәгълүматны shayantv.ru сайтында белеп булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot