news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шаян ТВ» каналы анимацион роликлар аша хәзерге заман балаларына әлифба өйрәтә башлый

«Шаян Әлифба» анимацион сериалы әлифбаның һәр 39 хәрефенә багышланган.

«Шаян ТВ» каналы анимацион роликлар аша хәзерге заман балаларына әлифба өйрәтә башлый
Солтан Исхаков

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Шаян ТВ» каналында 20 декабрьдән һәр көнне 11.25 һәм 19.25 сәгатьтә «Шаян Әлифба» дип исемләнгән анимацион сериал күрсәтеләчәк. Ул җыр форматында татар теле хәрефләре, әлифба белән таныштыра һәм анимация рәвешендә мисаллар ярдәмендә әлифбаны җиңел үзләштерергә ярдәм итә.

«Әлифбаның һәр 39 хәрефенә багышланган роликта балалар өчен аңлаешлы һәм тиз истә калырлык сүзләр кулланыла, аларның һәркайсы җырга салынган. Проектны «Шаян ТВ» сайтында да карап булачак. Анимацион роликлар аша хәзерге заман балаларына әлифбаны өйрәтү максатын куйдык — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Шаян ТВ» каналының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.

Проектны бер ел дәвамында әзерләгәннәр. «Шаян Әлифба» — каналыбызның зур уңышы, балаларга, ата-аналарга һәм укытучыларга бүләге. Проектны башлар алдыннан аны татар телен, халкыбызның мәгарифен үстерүгә күп көч куйган Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка тәкъдим иттек», — диде ул.

«Бала-сити» балалар бакчасы директоры Альбина Насыйрова ата-аналар, укытучылар исеменнән проектны әзерләүчеләргә рәхмәтен җиткерде. «Укытучыларыбыз дәресләрдә „Шаян Әлифба“ видеосериалын күрсәтеп карады. Балалар экраннан татар телендә сөйләгән яшьтәшләрен күргәч, „мине дә күрсәтсеннәр өчен нәрсә эшләп була“, — дип сорап, кызыксына башлыйлар», — диде ул.

«Татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнсәгез, сез дә ул тапшыруда төшә алачаксыз, дип җавап бирдем. Бу проект балаларга татар телен өйрәнергә этәргеч бирә. „Шаян Әлифба“ проекты һич кенә дә башка телләрдәге проектлардан ким түгел, балалар психологиясен дөрес исәпкә алып ясалган», — диде Альбина Насыйрова.

Аның сүзләренчә, кече яшьтәге балалар өчен тел турындагы роликлар мавыктыргыч, уен форматында булса яхшы. «Проектны югары дәрәҗәдә бәялим. Методика ягыннан ярдәмлек бар. Яңа серияләрен көтеп калабыз», — диде директор.



Галерея: «ШАЯН Әлифба» проектының эфирга чыгуына багышланган матбугат конференциясе

Проектның төп максаты - җиңел һәм шул вакытта сөйләмдә еш кулланылган сүзләр ярдәмендә балаларга татар теле хәрефләрен өйрәтү. Бер яктан, сүзләр баланың сөйләме өчен аңлаешлы һәм җиңел булса, икенче яктан, әлеге сүзләргә бирелгән анимацион сурәтләр милли колоритны чагылдыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100