news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Шаян" телеканалы ярты сәгатькә эфирга чыгачак

Балалар каналы якынча бер елдан соң тәүлегенә 24 сәгать эшләячәк.

"Шаян" телеканалы ярты сәгатькә эфирга чыгачак
Александр Эшкинин

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). “Шаян ТВ” балалар каналының тапшырулары көн саен “ТНВ-Татарстан” һәм "ТНВ-Планета” каналларында 30 минут күрсәтеләчәк. Бу хакта каналны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә Рамилә Сәхабетдинова хәбәр итте. Ул “Шаян” каналын җитәкләячәк.

“1 февральдән “Шаян” каналы тапшырулары “ТНВ Татарстан” каналында 15.00 сәгатьтә, "ТНВ “Планета” каналында 15.15 сәгатьтә ярты сәгатькә эфирга чыгачак. Каналны эшләтеп җибәрү өчен, әлбәттә, финанс кирәк. Акча булуга, каналны техник яктан әзерләү өчен 120 көн, ә тапшырулар әзерләп, тест режимында эшләп китү өчен 270 көн кирәк”, – дип белдерде Рамилә Сәхабетдинова. Шулай итеп, якынча бер елдан соң, канал тәүлегенә 24 сәгать эшләячәк. Аның хәтта программа тәртибе дә төзелгән.

Рамилә Сәхабетдинова фикеренчә, балалар редакциясе – ТНВдагы иң яхшы һәм җаваплы редакцияләрнең берсе. “Балалар редакциясендә эшләве икеләтә авыр. Алар кечкенәдән моны белеп үсә. Татар телендә телевизион кадрлар әзерләү максатына ирешәбез дип уйлыйм”, – ди Рамилә Сәхабетдинова. Канал җитәкчелеге ТНВда “үскән” балаларны югары уку йортында укытырга теләвен дә әйтте.

“Шаян ТВ” каналында “Яшь ТНВ" каналын алып барган сәләтле балалар һәм инде күпләргә таныш булган Венера Иванова, Луиза, Айзилә, Рүзәл, Зөһрә, Иван һәм башкалар эшләячәк. Каналның редакциясе “Болгар радиосы” бинасында урнашкан. Якын арада биредә төзекләндерү эшләрне планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100