news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шартлаткыч куелу турындагы ялган хәбәр чит илдән кергән – Федераль куркынычсызлык хезмәте

Телефон террорчыларының илдә булышчылары да бар.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников, шартлаткыч куелу турындагы ялган хәбәрләрне чит илдән 4 Россия кешесе башкарган, дип җиткерә. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы мәгълүматлары буенча, телефон террорчыларының илдә булышчылары да бар.

Җинаятьчеләрне чит ил коллегалары белән бергә эзлиләр, әмма аларны эзләүдә кыенлыклар бар. Шалтыратучылар IP-телефониядән файдаланган, бу исә аларның кайдалыгын ачыклауда җитди кыенлык тудыра, шулай ук башка техник авырлыклар да бар, диелә.

Идарә тармагы башлыгы шалтыратучыларның дәүләткә икътисади һәм әхлакый яктан шактый зыян салуын җиткергән. Беренчел исәпләүләр буенча, ялган шалтыратулар кергән структуралар 300 миллион сум зыян күргән.

Шартлаткычлар куелу турында аноним шалтыратулар Россиядә 11 сентябрьдән бирле бара, йөздән артык шәһәрдә ярты миллионлап кеше эвакуацияләнгән. Хәбәрләрнең берсе дә расланмаган.

Хокук саклау органнарындагы агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, шалтыратуларны “Ислам дәүләте”* белән бәйле кешеләр башкарган. Расланмаган мәгълүмат буенча, шалтыратуларның күбесе Украина территориясеннән булган.

* Россиядә тыелган террорчылык оешмасы 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100