Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шартлаткыч җайланмалар турында ялган хәбәр аркасында 540 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән
Сентябрьдә Россия буенча 1,2 меңгә якын бинага шартлаткыч җайланмалар куелуы турында аноним хәбәрләр килгән.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдән башлап шартлаткыч җайланмалар турында ялган хәбәр килү аркасында 540 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән, дип хәбәр итә ашыгыч хезмәтләр. Бу хакта “Известия” яза.
Телефон террорлыгы Россиянең 100дән артык шәһәренә кагылган.
Сентябрьдә 1,2 меңнән артык бинага шартлаткыч җайланмалар куелуы турында аноним хәбәрләр килгән.
Алдагы көнне Екатеринбургның 20дән артык мәктәбендә эвакуация узган. 28 сентябрьдә Иркутск өлкәсендә кешеләрне берничә сәүдә үзәгеннән, Новосибирскның Толмачево халыкара аэропортыннан һәм Мәскәүнең концерт залыннан чыгарганнар.
Шулай ук бу көнне полиция хезмәткәрләре Пушкино шәһәрендә торак йортларда шартлаткыч җайланмалар кую турында ялган хәбәр тараткан шикләнүчене тоткарлаган. Узган атнаны Санкт-Петербургта телефон террорлыгы буенча шикләнелгән ике ир-атны тоткарлаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз