Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шартлаган “Боинг” төзек иде, дип ышандыра “Татарстан-авиакомпаниясе гендиректоры
Махсус комиссия йомгак ясаганчы Гыйниятуллин авиаһәлакәткә китерүче сәбәпләр турында шәрехләмә бирүдән баш тартты
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Аяз Исмәгыйлев). 17 нче ноябрь көнне Казанда шартлаган “Боинг 373” очыкычы техник яктан төзек булган, юкса ул файдалануга рөхсәт ителмәгән булыр иде. Бу хакта бүген журналистларга “Татарстан” авиакомпаниясе генераль директоры Әхсан Гыйниятуллин хәбәр итте.
Махсус комиссия йомгагына кадәр Гыйниятуллин авиаһәлакәтнең мөмкин булган сәбәпләренә карата шәрехләмәләр бирүдән баш тартты, ә бары тик фаҗиганең һава шартларыннан алып, терактка кадәр булган сәбәпләре күздә тотылуын тәгаенләп узды.
Авиакомпания директоры ни өчен 23 ел хезмәт иткән нәкъ менә шушы судноның авикомпаниянең очкычлар паркына эләгүе соравына да җавап бирә алмады. Аның сүзләренә караганда, компания лайнерларны сатып алмый, ә лизингка гына ала, шул ук вакытта самолетларның “биографиясен” түгел, ә техник документациясен өйрәнә. Лизингка самолет алу турындагы карар кабул ителгәндә лайнерның техник торышы роль уйный, “Боинг” очрагында ул таләпләргә җавап биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз