news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Shanu музыкаль төркеме «Taran var» дебют альбомын тәкъдим итә

Shanu музыкаль төркеме «Taran var» дебют альбомының презентациясен 17 апрельдә Милли китапханәнең конференц-залында уздырачак. Башлана - 19:00 сәгатьтә.

“Кичәнең махсус кунагы — Россиянең танылган этно-музыканты Сергей Клевенский”, - дип хәбәр итә оештыручылар.

«Taran var» альбомы бу елның февраль аенда Yummy Music лейблы аша дөнья күргән. Альбом 2020-2021 елларда яздырылган 8 җырдан тора. Альбомга яңача яңгырашта чуаш халык җырлары һәм төркем үзе иҗат иткән композицияләр кергән.

  • Shanu төркеме этно-джаз һәм джазның башка төрләренә караган юнәлешләрдә иҗат итә. Ул 2020 елда Музыкаль инициативалар институты шоукейсына сайлап алынган ун төркемнең берсе.
  • 2021 елда төркем «Selime» синглын чыгарды, соңрак әлеге композициягә клип төшерде.
  • Shanu — Tat Cult Fest, Skazka, Идел буе халыклары фестивале (Казан), Эктоника (Ижевск) һәм Ural Music Night (Екатеринбург) кебек фестивальләрнең катнашучысы.
  • Альбомны яздыруда Вера Кожеманова (вокал), Дима Лысов (клавишалар, аранжировка, музыка), Андей Казанцев (барабан, аранжировка), Арслан Сәйфи (скрипка), Даниель Морено (бас-гитара), Эльвира Әблиева (бас-гитара), Леонид Лабашов (яздыру, сведение, мастеринг) катнашкан. Альбом «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән яздырылган.
news_right_1
news_right_2
news_bot