news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Тарпищев: “Казанга зур теннис турниры үткәрергә кирәк”

Россия Теннис федерациясе президенты Казанның яңа Теннис академиясен югары бәяләде

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Россия Теннис федерациясе президенты Казанның яңа Теннис академиясен югары бәяләде.
“Мин академиянең ничек төзелгәнен яхшы беләм, 18 ай элек беренче ташны салганга гына түгел, биредә төзелеш вакытында да булдым. Мин монда күргәннәргә сокланам – бу илдә иң яхшы база, - дип белдерде Шамил Тарпищев. - 8 ябык һәм 18 ачык корт, тамашачылар саны барлык халыкара стандартларга җавап бирә. Төзелешне болай тиз генә беркемдә тәмамламый, төзелеш бер елга якын гына барды! Бу бина – барлык теннисчылар өчен дә бүләк”.
Россия Теннис федерациясе президенты Казан теннис академиясендә халыкара теннис матчлары үткәреп була, дип белдерде. “Мин Казанга Кремль Кубогы дәрәҗәсендә үз турнирын булдырырга һәм аны биредә үткәрергә кирәк дип саныйм. Без мэр Илсур Метшин белән бу тема буенча фикер алыштык”, - дип белдерде Ш.Тарпищев.
Халыкара теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Битти Россия хезмәткәре биргән бәя белән килеште. “Бу объект тулысынча халыкара стандартларга туры килә. Мин 18 ай элек биредә чиста кыр гына күргәнемне яхшы хәтерлим. Ә хәзер биредә югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен комплекс кына түгел, балалар күнегүләре үткәрү, аларның физик һәм рухи үсеше өчен барлык нәрсә бар”, - дип ассызыклады ITF башлыгы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100