Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков: Журналларга заманча булу бурычы куела
Тукай әдәби музеенда гаилә, тәрбия һәм мәгариф темасына багышланган журналларның проектлары турында сөйләштеләр.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары алдында заманча булу бурычы торуын әйтте.
«Журнал битлек, программа рәвешендә генә булып кала, ә „тышлык“ артында зур медиадөнья тора. Анда музыкаль, видео, уен форматлары булырга тиеш», — диде ул Г.Тукай әдәби музеенда узган журналларны тәкъдим итү кичәсендә.
Аның фикеренчә, тормыш бик үзгәрүчән, һәм бүгенге яшьләрне театр, газета, радио, телевизор белән кызыксындырып булмый. Төп игътибар социаль челтәрләргә бирелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз