Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков: Татар телен камил белгән бала бюджет хисабына журналист була ала
Татар телендә эшли торган йөздән артык мәгълүмат чарасына кадрлар кирәк.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, татар телен камил белгән балалар журналистика юнәлешендә белем алсын өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
«Кызганычка каршы, соңгы елларда КФУда татар телле журналистларны бюджет урыннары нигезендә әзерләү юк дәрәҗәсендә иде. Без татар журналистларын әзерләүне үз кулыбызга алдык. КФУ белән берлектә яңа укыту программасын ясадык. Татар телен камил белгән бала бюджет хисабына журналист була ала. Иң мөһиме — эш таба ала, чөнки эш урыны инде көтеп тора. Без Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләрне дә көтеп калабыз», — ди ул.
Шамил Садыйков бүгенге көндә татар телле журналистларга ихтыяҗ зур булуын искәртте. Татар телле йөздән артык мәгълүмат чарасы бар, һәм аларның барысына да кадрлар кирәк
Аның сүзләренчә, төп максат — татар балаларын журналист итү. «Без бер ел балаларны укыттык, күбесе инде редакцияләрдә эшли башлады. Без социаль челтәр һәм яңа мәгълүмат технологияләренә басым ясыйбыз. Без яңа форматта эшли белә торган журналистлар әзерлибез. Студентлар 1-2 курстан башлап үз юлларын таба ала», — ди ул.
Институтта журналистларны укыту белән ул өлкәдә зур тәҗрибә туплаган белгечләр шөгыльләнә. «Без үзебез дә татар журналистикасын тәмамлаган идек. Элеккеге татар журналистикасында булган традицияләрне дә саклап калырга тырышабыз. Телне өйрәнү һәм практика бәйләнеп бара», — дип сөйләде сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
2020 елдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татмедиа» агентлыгы белгечләре ярдәме белән журналистларны укыту программасы яңартылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз