news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков татар теле укытучылары белән уртак мәйданчык булдырырга тәкъдим итте

«Татмедиа» генераль директоры фикеренчә, укытучыларның роле — татар журналистларын һәм милли матбугат укучыларын формалаштыру.

Шамил Садыйков татар теле укытучылары белән уртак мәйданчык булдырырга тәкъдим итте
Рамил Гали

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков татар теле укытучылары өчен махсус мәйданчык булдырып, бергәләп эшләү формасын табу тәкъдиме белән чыкты. Бу фикерен ул Татар китабы йортында узган «Авыл укытучысы — 2020» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы вакытында әйтте.

«Елына бер тапкыр „Мәгариф. Татар теле“ журналы чыга. Хыялыбыз — журналны электрон форматта чыгара башлау. Татар теле укытучылары белән аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу, яңа укыту методикасы турында фикерләшү мәйданчыгын булдырасыбыз килә. Безгә авторлар, кызыклы методика алып баручы укытучылар кирәк. Дәресләрне видеога төшереп, сәхифә рәвешендә дә алып бара алыр идек», — диде ул.

Әлеге идея Дәүләт Советына да тәкъдим ителәчәге билгеле булды. «Әлеге тәкъдимне хуплыйм», — диде тантанада утырган Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова. Тантанада булган татар теле укытучылары да бу идеяне бертавыштан хуплап чыкты.

Шамил Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына соңгы өч ел эчендә уннан артык яшь журналист килүен, шуларның бишесе — Актанышның сәләтле балалар интернат-гимназиясеннән булуын әйтте. «Татар телендә яза алган журналист һәм татарча текстларны төзәтә алган редакторларга кытлык бар. Хәзерге балалар матбугатны аз укый, ә журналистның телгә мәхәббәте татар теле укытучысыннан һәм татар әдәбияты укудан башлана», — диде ул.

«Безнең эшебез сезнеке белән уртак. Әгәр дә авыл укытучылары аз булса, начар эшләсәләр, балаларга телгә мәхәббәтне уята алмасалар, татар матбугат чаралары бөтенләй дә булмаячак. Икенче мөһим мәсьәлә — безгә татар телен яхшы белгән, аның аһәңен тоеп эшләгән татар журналистлары да кирәк. Авыл укытучылары биргән тәрбия, нигездә, алга таба журналистларның дөньяви карашын формалаштыра», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100