news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Миллиард.Татар» проектында тарихны белгән журналистлар эшли

Проектны җанисәптән соң да дәвам итү ниятләнә.

Шамил Садыйков: «Миллиард.Татар» проектында тарихны белгән журналистлар эшли
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Миллиард.Татар» проектында тарихны белгән профессиональ журналистлар эшләвен әйтте.

«Тарих турында һәр журналист та яза алмый. Бу юнәлештә тарихны белгән, аңлаган, кызыксынган журналист кына эшли ала. „Миллиард.Татар“ проектында шундый кешеләр эшли. Дөрес, алар күп түгел. Сайтны 3-4 журналист алып бара», — диде ул Татарстан Фәннәр академиясендә «Миллиард.Татар» проектын тәкъдим итүдә.

Проект май аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәкъдим ителгән иде.

«7 майда проект Татарстан Президентына да тәкъдим ителде. Рөстәм Нургали улы аны хуплады һәм быел узачак Бөтенроссия халык санын алудан соң да эшне дәвам итәргә тәкъдим итте», — диде Шамил Садыйков.

«Миллиард.Татар» сайты ел башында ачылды. Проект идеясен Россиядә «татар тормышы энциклопедиясе» дип тә атарга була. Биредә татарларның үзләренә биргән сораулары һәм XXI гасырда алар каршында торган төп бурычлары тупланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100