Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков: Массакүләм мәгълүмат чараларына татар телле журналистлар җитми
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры беренче курс студентларыннан зачет алуда катнашты.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков татар филологиясе һәм журналистикасы буенча белем алучы студентларга бөтен төрле мәгълүмат чараларында татар телле журналистлар җитмәвен әйтте.
Бүген Шамил Садыйков Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә филология һәм журналистика буенча укучы беренче курс студентларыннан зачет алуда катнашты. Студентларның белем дәрәҗәсен «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов белән «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең социаль медиа буенча директоры Алсу Исмәгыйлева тикшерде.
«Мин дә, Рәмис Латыйпов белән Алсу Исмәгыйлева да, милләт киләчәге өчен сезгә белем бирүдә катнашабыз. Без үзебез дә кайчандыр журналистика, филология факультетларында укыган кешеләр. Без дә Илшат Әминов, Флорид Әгъзамов кебек фидакяр шәхесләрдән алган белем, тәҗрибә белән журналистикада үз юлыбызны таптык. Без хәзер дә шул өлкәдә эшлибез», — диде студентларга Шамил Садыйков.
«ТАТМЕДИА» җитәкчесе бүгенге студентларның да якын киләчәктә шәхес булып формалашуын тели. Ул алар арасында өметле яшьләр барлыгын әйтте. Шамил Садыйков студентларның актив булуларын, аудитория алдында чыгыш ясаудан, фикер җиткерүдән курыкмауларын югары бәяләде.
Шул ук вакытта, «ТАТМЕДИА» җитәкчесе булачак студентларның кимчелекләрен да күреп алды. «Татар телен су кебек эчү, аның бөтен байлыгын сизү сездә әлегә җитеп бетми. Телегезне камилләштерегез. Аның өчен татарча күбрәк аралашыгыз, укыгыз, татарча видеолар карагыз, радио тыңлагыз», — диде ул.
«Россиядә рус телле журналистлар бик күп. Алар арасында үз урыныңны табу бик авыр. Татар телендә камил сөйләшә алучы белгечкә кояш астында якты урын табу мөмкинлеге зуррак, чөнки татар журналистлары күп түгел. Бөтен төрле мәгълүмат чараларында татар телле журналистлар җитми. Теләсә кайсы редакциядә үзегезне сынап карый аласыз. Шушы факультетта укып, сез телне яхшырак үзләштерә алачаксыз», — диде Шамил Садыйков.
«ТАТМЕДИА» җитәкчесе студентларны икенче курстан мәгълүмат чараларында эшләргә чакырды.
Галерея: Филология институтының Журналистика бүлеге студентларыннан зачет алудан фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз