news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков мәгълүмат чаралары турында: Үзгәреш җиле безгә дә килеп җитте

Ул массакүләм мәгълүмат чаралары Интернет һәм социаль челтәрләргә кушылу нәтиҗәсендә генә исән кала ала дип саный.

Шамил Садыйков мәгълүмат чаралары турында: Үзгәреш җиле безгә дә килеп җитте
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары Интернет һәм социаль челтәрләргә кушылу нәтиҗәсендә генә исән кала ала. «Үзгәреш җиле безгә дә килеп җитте», — диде бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул ММЧның Интернет һәм социаль челтәрләргә кушылу әһәмиятен билгеләп узды. «Контентны Интернетка кертү — бу инде ММЧның киләчәге түгел, бүгенгесе», — диде. Шамил Садыйков комфорт зонасыннан чыгу кирәклеген билгеләде.

«Кешеләр Инстаграмда видео карый, ул телевидениега гына түгел, YouTube-ка да конкурент. Без „сторис буыны“ чорында яшибез, ә алда „Тик Ток“ буыны куркынычы тора. Болар барысы да Татарстанның традицион ММЧлары өчен төп куркыныч факторлар», — диде Шамил Садыйков.

Социаль челтәрләрнең катгый алгоритмнары һәм агрегаторлар эшенең яңа модельләре нәтиҗәсендә, сайтларда трафик кимүенә тукталды. «Һәр ММЧга бүген социаль челтәрләр эчендә үз автоном мәйданчыкларга булдыру кирәк. Барлык традицион ММЧларның аналоглы һәм басма версиядән, сайттан, соцчелтәрләрдән торган үз экосистемасы булырга тиеш», — диде.



Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100