news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Безнең максат — татар кешесе укырга теләгән мәгълүмат җиткерү

Бөтендөнья татар конгрессы VI съездында катнашкан журналистлар Татарстанның “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы редакциясе белән танышты.

(Казан, 4 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегатларының бер төркеме Татарстан Республикасының мәгълүмат агентлыгы — “Татар-информ” редакциясендә булды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 20ләп журналист агентлык эшчәнлеге һәм биредә хезмәт куючы хезмәткәрләр белән танышты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы — зур яңалыклар фабрикасы. Ул үз эченә 6 мәгълүмат чарасын алган. Татар һәм рус телләрендә эшчәнлек алып бара. Бер ел элек Татарстан Президенты тарафыннан безнең алда көчле татар матбугаты, татар интернет-чарасын барлыкка китерү бурычы куелды”, - дип генераль директор Шамил Садыйков агентлык эшчәнлеге хакында сөйләде.

Агентлык җитәкчесе “Татар-информ”дагы узган елдан башланган үзгәрешләр, шул исәптән “Татар-информ”ның татар телле сайтының, шулай ук татар телле “Интертат” электрон газетасының “.tatar” доменына күчүен билгеләп үтте.

“Без эшне башлаганда, нинди татар сайты инде ул, татар кешесенә ул кирәкме, анда кеше кермәячәк, татарча яңалыклар татар кешесенә кирәк түгел, алар русча да укый ала, нәрсәгә акча әрәм итеп эшләргә, бу эш барып чыкмаячак, диючеләр дә булды. Әмма безнең укучыларыбыз саны шул вакыт аралыгында 10 тапкырга үсте”, - дип сөйләде Шамил Садыйков.

Аудиторияне киңәйтү эксклюзив контент язуга бәйле, дип аңлатты җитәкче делегатларга. Шулай ук социаль челтәрләр белән ныклап эшләү, алар өчен аерым контент булдыру да укучылар саны арттыруга китерде, дигән фикердә Шамил Садыйков.

“Безнең максат — дөнья буйлап таралган татар укучысына, аның рухына якын булган мәгълүмат җиткерү”, - диде мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе чит төбәкләрдән килгән каләмдәшләр белән аралашу барышында.

Мәгълүм булганча, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды Казанда 2-6 август көннәрендә уза. Аның эшендә Татарстан, Россия һәм чит илләрдән меңнән артык делегат һәм кунак катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100