news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков басма матбугат таратуның яңа юлларын кертү кирәклеген әйтте

«Безнең өчен төп ориентир — реаль, җанлы укучы табу», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры.

Шамил Садыйков басма матбугат таратуның яңа юлларын кертү кирәклеген әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Басма матбугат таратуның яңа юлларын кертү мөһим. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков шул хакта сөйләде.

«Журналлар белән актив эш башланды. Барлык журнал редакциясе коллективлары белән очрашулар узды. Безнең өчен төп ориентир — реаль, җанлы укучы табу, иң мөһиме — без конкурентлы булырга тиеш», — дип белдерде. Аның сүзләренчә, 2020 елда «Татмедиа» басма матбугат сату нокталарын тулысынча колачларга планлаштыра.

Шамил Садыйков әйтүенчә, киоск һәм кибет киштәләрендә матур, зәвыклы тышлыклар, кешеләргә кызыклы контент булырга тиеш. «Китапханәләр һәм административ ресурслар безнең юл түгел. Бу юлның нәтиҗәсе юк. Без җанлы укучыны эзләргә тиеш, мәсәлән, „Сәхнә“ журналы тышлыгын үзгәрттек. Иске һәм яңа тышлыгын чагыштырып карагыз. Мондый аерма журнал эчендә дә булыр дип өметләнәбез», — диде.

Шамил Садыйков авыл җирлекләрендә сәүдә челтәрен үстерүгә игътибар биреләчәген әйтте. «Без „Минзәлә“ редакциясенең уңышлы эш тәҗрибәсе ярдәмендә матбугат таратуны оештырачакбыз. Анда ераграк урнашкан авылларга матбугатны редакция машинасы илтә, авыл кибетләрендә газеталар куелган киштәләр бар, авыл халкы матбугат сатып алу мөмкинлеген алды», — диде.



Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100