Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Һидиятуллинның «Город Брежнев» китабы «Большая книга» премиясе финалчысы
Премия лауреатлары 30 ноябрьдә билгеле булачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Большая книга» әдәби премиясенең финалчылар исемлегендә татар язучысы Шамил Һидиятуллин да бар. Әдәби премиягә аның “Брежнев шәһәре” (“Город Брежнев”) романы тәкъдим ителә.
Ун автордан торган исемлек бүген генә игълан ителде. Исемлектә Игорь Малышев, Лев Данилкин, Виктор Пелевин, Алексей Слаповский, Сергей Самсонов, Михаил Гиголашвили, Сергей Шаргунов, Алексей Сальников һәм Андрей Рубанов та бар.
Премия лауреатлары 30 ноябрьдә билгеле булачак.

«Большая книга» – Россиянең эре милли әдәби премиясе. Беренче премиянең призы – 3 миллион, икенче урынга – 1,5 миллион, ә өченче урынга 1 миллион сум каралган.
Искәртеп үтәбез, 2015 елда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы әлеге әдәби премия лауреаты булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз