news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” китабы “Большая книга” Әдәби премиясенә дәгъва итә

2015 елда “Зөләйха күзләрен ача” романы белән Гүзәл Яхина “Большая книга” Милли әдәби премиясенең җиңүчесе булган иде.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Рус телендә иҗат итүче татар язучысы Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» китабы “Большая книга” Милли әдәби премиясенә дәгъва итә.

Бүген А.И.Герценның Музей-йортында Милли әдәби премиянең уникенче сезон ярымфиналистлары игълан ителде. Озын исемлеккә кергән 34 китап арасында Шамил Идиатуллиның быел басылып чыккан яңа китабы да бар.

Исемлек премиянең рәсми сайтына урнаштырылган. Сайтта күрсәтелгәнчә, финалга чыгучылар 31 майдан да соңга калмыйча игълан ителәчәк – нигезләмә буенча, аларның саны унбиштән артмаячак.



“Большая книга” Милли әдәби премиясенең Кыска исемлеге игълан ителгәч тә, укучылар тавыш бирә башлаячак. Берничә ай дәвамында Премиянең партнеры булган онлайн-китапханәләрдә финалга чыккан әсәрләр урнаштырыла. Аларны стационар компьютерлардан да, Bookmate кушымтасы ярдәмендә мобиль телефоннар экраннарыннан да укып булачак. Тавыш бирү Facebook социаль челтәре аша алып барылачак. Укучының like куюы тавыш бирү булып саналачак. Гаделлек өчен «Фейсбук» җавап бирә, дип хәбәр ителә Премиянең рәсми сайтында.

Лауреатлар 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

Искәрмә: Беренче премиянең суммасы – 3 миллион сум, икенче премия – 1,5 миллион, өченче премия – 1 миллион сумны тәшкил итә.

Мәгълүмат өчен: 2015 елда “Зөләйха күзләрен ача” романы белән Гүзәл Яхина “Большая книга” Милли әдәби премиясенең җиңүчесе булган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100