news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабын бер ай буе түләүсез онлайн укырга мөмкин

Роман «Большая книга-2020» әдәби премиясе финалына чыкты.

Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабын бер ай буе түләүсез онлайн укырга мөмкин
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабын бер ай дәвамында түләүсез онлайн укырга мөмкин. «Большая книга-2020» әдәби премиясе финалына чыгучы әсәрләргә укучылар тавыш бирүе башланды.

«Большая книга-2020» әдәби премиясе финалына быел унөч китап чыкты. Традиция буенча китапларны экспертлар бәяли. Шулай ук, китаплар түләүсез кереп уку мөмкинлеге булган сайтка куелып, укучылар тавышы да җыела.

Китапларны LiveLib сайтыннан укырга һәм теләгәне өчен тавыш бирергә мөмкин.

Чаллыда үскән һәм Казан дәүләт университетында укыган татар язучы Шамил Идиатуллин «Большая книга» әдәби премиясендә «Город Брежнев» романы белән катнашып лауреат булган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100