Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабы «Большая книга» премиясе финалына үтте
«Большая книга» - Россиянең иң дәрәҗәле әдәби премиясе.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабы «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итә. Бүген әдәби премиянең унбишенче сезон кыска исемлеге дөнья күрде.
«Большая книга» әдәби премиясенә 13 китап чыккан. Лауреатлар ел азагына кадәр билгеләнәчәк. Беренче премия лауреаты 3 млн сум акча алачак.
XV сезонда әдәби премиягә Россия, Белоруссия, Грузия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 294 әсәр дәгъва иткән иде. Озын исемлекне прозаик Михаил Бутов җитәкчелегендәге Экспертлар советы сайлаган. Озын исемлек быел онлайн форматта игълан ителде.
- Әдәби премиягә төрле елларда рус телендә иҗат итүче татар милләтле чыгышлы язучылар Гүзәл Яхина, Шамил Идиатуллин ия булган иде.
- Шамил Идиатуллин – язучы һәм журналист. Чаллыда үскән. Мәскәүдә яши. Аның “Город Брежнев” китабы «Большая книга» әдәби премиясе лауреаты булган иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз