news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Идиатуллинның «Брежнев шәһәре» романы буенча сериал төшерәчәкләр

«Брежнев шәһәре» әсәре буенча спектакльне Чаллы театрында куйдылар инде.

Шамил Идиатуллинның «Брежнев шәһәре» романы буенча сериал төшерәчәкләр

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Язучы һәм журналист Шамил Идиатуллинның «Брежнев шәһәре» романы тиздән кино төшерәчәкләр. Бу хакта язучы «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.

«Бу дөрес. Миңа авторлык хокукларын сатарга тәкъдим иткән продюсерлык компаниясе чыкты. Фильмга караганда сериал төшерерләр, мөгаен. Аңлавымча, алга таба сериал платформаларның берсендә күрсәтеләчәк. Кызганыч, моңа артыгын берни дә өсти алмыйм, бары шактый саллы, мөмкинлекләре яхшы булган компания икәнлеген әйтә алам. Хокукны кыш башында саттым, фильмны яңа елда төшерә башлыйлар», — диде Идиатуллин.

Автор аңлатканча, сериал сценариен ул үзе язмый, әмма сценарийчыларга киңәшләрен әйтергә әзер.

«Кино, театр кебек үк, сәнгатьнең әдәбияттан аермалы булган бөтенләй башка төре икәнлеген аңларга кирәк. Супер-язучы булган булсам да (мин үземне әлегә алай санамыйм, тик моңа омтылам), кино төшерүдә буенча күрсәтмә бирә алмыйм, чөнки киноиндустриянең эчке кухнясы турында берни дә белмим. Әгәр миннән сорасалар, мин әйтеп җибәрә алырмын», — дип искәртте Идиатуллин.

Декабрь ахырында Чаллы татар драма театры «Брежнев шәһәре» романы буенча «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклен тәкъдим итте. Язучы әлеге куелыш турында фикерләре турында «События» сайтына интервьюда сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100