news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Идиатуллин милли стратегиянең эскиз вариантын тәнкыйтьләде

Язучы фикеренчә, гади, беркемне үпкәләтмәү максатыннан язылган милли стратегиянең киләчәге юк.

Шамил Идиатуллин милли стратегиянең эскиз вариантын тәнкыйтьләде
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Язучы һәм журналист Шамил Идиатуллин милли үсеш стратегиясе эскиз вариант кебек гади формада гына кабул ителсә, аның киләчәге булмаячак, дип белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Стратегиянең хәзерге эскиз варианты бик гади һәм беркемгә дә “тими”, үпкәләтми торган, түрәләрне котыртмый торган итеп кенә язылган. Шушы вариантта кабул ителсә, проектның киләчәге булмас”, - диде Шамил Идиатуллин.

Аның фикеренчә, проектны тормышка ашыру сәяси иреккә бәйле. Шуңа аны булдыру кемнәргә йөкләнеләчәк, нинди чыганаклар кулланылачак – барысы да шуннан торачак. Никадәр күбрәк милләтпәрвәр кешеләр бу эшкә җәлеп ителсә, шуның кадәр отышлырак булачак.

“Стратегия йолаларны, бәйрәмнәрне генә күздә тотып түгел, ә тел һәм милләт мәсьәләләренә нигезләнеп язылырга тиеш. Һәр милләт үзенең телендә сөйләшергә хокуклы. Дәүләт аппараты моңа шартлар тудырырга тиеш. Кешегә үз телен белү кызыклы да, шул ук вакытта файдалы да булсын. Әгәр дә шушылар үтәлмәсә, тел, һичшиксез, юкка чыгачак”, - дип ассызыклады язучы.

Татар халкының милли үсеш стратегиясе проект буларак быел август аенда рәсми рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы җыенында кабул ителергә тиеш.

  • Шамил Идиатуллин – язучы һәм журналист. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши һәм “Коммерсантъ” нәшрият йортында эшли. "Яңа горизонтлар" премиясе лауреаты (Санкт-Петербург, 2013, "Убыр"китабы өчен). 2017 елда «Брежнев шәһәре» китабы “Большая книга” әдәби премиясенең финалистлары исемлегенә кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100