Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Идиатуллин һәм Булат Ханов «Милли бестселлер» әдәби премиясенә дәгъва итә
Конкурста 2019 елда рус телендә язылган проза әсәрләре катнаша.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рус телендә язучы ике татар чыгышлы язучы «Милли бестселлер» әдәби премиясенең озын исемлегенә кертелгән. Кичә премиянең рәсми сайтына озын исемлек урнаштырылды.
«Милли бестселлер» әдәби премиясенә Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» һәм Булат Хановның «Непостоянные величины» китаплары тәкъдим ителгән.
Конкурс шартлары буенча, алдагы елда басылып чыккан китапларны яки кулъязмаларны номинаторлар тәкъдим итә. Әлеге рольне мәшһүр әдәбият һәм сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, наширләр һәм журналистлар башкара ала.
Кыска исемлек 16 апрельдә билгеле булачак. Нәтиҗәләр 30 майда Петербургта ясалачак.
- «Милли бестселлер» әдәби премиясенең җиңүчесе 1 000 000 сум алачак. Башка финалистларга 60 мең сум тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз