news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Идиатуллин китабы буенча төшереләсе фильм проектына Светлана Бохараева алынырга әзер

Светлана Бохараева – “Күктау”, “Бибинур” татар фильмнарының продюсеры.

Шамил Идиатуллин китабы буенча төшереләсе фильм проектына Светлана Бохараева алынырга әзер
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тәҗрибәле кинопродюсер Светлана Бохараева Шамил Идиатуллин китабы буенча төшереләчәк “Город Брежнев” кинопроекты белән кызыксынды. Бу хакта ул Казан кинопроектлар питчингы нәтиҗәләреннән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Город Брежнев” кинопроекты бүген Бөтенроссия дебютантлар питчингы кысаларында уздырылган Казан кинопроектлар питчингында катнашты. Кинопроектны Дмитрий Стрижевский тәкъдим итте. Ул үзе дә Чаллы егете. Хәзер Мәскәүдә яши.

Кинопродюсер Светлана Бохараева сценарий эшкәртелсә һәм команда тупланса, үзенең бу проектка алынырга әзер булуын әйтә. “Город Брежнев” кинопроекты миңа бик ошады. Дөрес, әле аның сценариесе йомшаграк кебек. Миңа шулай тоела. Ә роман бик әйбәт. Ул тулы метражлы фильм яки сериал була ала. Мин бу проектка ышанам”, - ди ул.

Кинопродюсер әйтүенчә, әлеге әсәр регионны да күрсәтә, сиксәненче еллар атмосферасын да ачык чагылдыра. “Ул мин үскән чор. Тема миңа таныш. Казан феномены барыбызга да билгеле. Шул ук күренеш – группировкалар - Чаллыда да бар иде”, - ди ул.

  • Светлана Бохараева – “Күктау”, “Бибинур” татар фильмнарының продюсеры. Соңгы эшләренең берсе – федераль грантка төшерелгән “Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе” мультфильмы.
  • “Город Брежнев” – язучы һәм журналист Шамил Идиатуллинның “Большая книга” милли премия финалына чыккан китабы. Әсәрдә вакыйгалар сиксәненче елларда Чаллыда бара. Төп герой – Артур исемле үсмер малай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100