news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Идиатуллин “Большая книга” милли әдәби премиясенең өченче дәрәҗә лауреаты булды

Кичә "Большая книга" милли әдәби премия лауреатлары игълан ителде.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рус телле татар язучысы Шамил Идиатуллин “Большая книга” милли әдәби премиянең өченче лауреаты булды. Лауреатлар исеме кичә кич белән Мәскәүнең Пашков йортында игълан ителде.

Беренче урында - Лев Данилкин, «Ленин. Пантократор солнечных пылинок»; икенче урын - Сергей Шаргунов, «Катаев. Погоня за вечной весной»; өченче урында - Шамил Идиатуллин, «Город Брежнев».

Быел жюри фикере китап укучылар фикере белән туры килде. Укучылар да шушы өч авторны атаган иде, бары тик Лев Данилкин белән Сергей Шаргунов кына урыннарын алыштылар.

Мәгълүмат өчен. «Большая книга» Милли әдәби премия 2005 елда гамәлгә куелды. Казан язучысы Гүзәл Яхина дебют китабы белән «Большая книга» Милли әдәби премиясендә катнашып һәм җиңү яулап танылу алды. Премия фонды – 5,5 миллион сум. Беренче дәрәҗә лауреат 3 миллион сум ала, икенчесе – 1,5 миллион сум, өченче дәрәҗә лауреаты 1 миллион сумга ия була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100