news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Идиатуллин «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итә

Премия тәртибе буенча, финалистлар исемлеге 15 июньгә кадәр игълан ителәчәк.

Шамил Идиатуллин «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итә
Илнар Тухбатов/архив

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабы «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итә. Бүген әдәби премиянең унбишенче сезон исемлеге дөнья күрде.

XV сезонда әдәби премиягә Россия, Белоруссия, Грузия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 294 әсәр дәгъва иткән. Озын исемлекне прозаик Михаил Бутов җитәкчелегендәге Экспертлар советы сайлаган.

Быел озын исемлекне игълан итү онлайн форматта узды.

Премия тәртибе буенча, финалистлар исемлеге 15 июньгә кадәр игълан ителәчәк. Лауреатлар ел азагына кадәр билгеләнәчәк. Беренче премия лауреаты 3 млн сум акча алачак.

Әлеге премиягә төрле елларда рус телендә иҗат итүче татар милләтле чыгышлы язучылар Гүзәл Яхина, Шамил Идиатуллин ия булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100