news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Идиатуллин: Баш мөхәррир журналистлар өчен язып утырырга тиеш түгел

Язучы фикеренчә, мөхәррирнең төп коралы — аның җитәкчелегендәге журналистлар.

Шамил Идиатуллин: Баш мөхәррир журналистлар өчен язып утырырга тиеш түгел
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Язучы һәм журналист Шамил Идиатуллин баш мөхәррир булып эшләгән кеше хезмәткәрләре өчен язарга тиеш түгел дип саный. «Редактор журналистлары өчен үзе язып эшли икән, бу — начар», — диде ул Вконтактеда уздырылган онлайн очрашуда.

«Мин төннәрдә һәм ял көннәрендә эшләргә өйрәндем. 16 яшемнән газета редакциясендә эшли башладым, күп яза идем. 15 ел үткәч, баш мөхәррир булдым. Әмма берни дә язмадым. Язар өчен Баш мөхәррирнең аның кораллары — куллары түгел, ә журналистлары бар. Үзе яза икән, димәк, ул нәрсәнедер эшләп бетерми», — диде Шамил Идиатуллин.

Ул баш мөхәррир вазифасында 17 ел эшләгән. «Шул дәвердә язмадым да диярлек, ләкин язу гадәте калды. Күңелдә уйлар, фикерләр җыела, өелә башлый, шуңа күрә дә язарга кирәк. Физик эштә эшләсәм, өйгә кайтып, авар идем һәм йокыга талыр идем. Әгәр офистагы эш язудан гыйбарәт булмаса, мин барыбер язудан туктамас идем. Инстаграмдагы постларга текст язып утыручы булсам, язучы булмас идем», — диде ул.

Шамил Идиатуллин 1971 елда Ульяновскида туган. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. Журналистика өлкәсендә 1988 елдан бирле. 9 ел «Известия Татарстана» газетасы белән хезмәттәшлек иткән, соңгы елларда баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән. Шул ук вакытта 1994 елдан башлап Татарстанда «Коммерсантъ» нәшрият йортының үз хәбәрчесе була.

2001 елда Казанда «Коммерсантъ»ның баш мөхәррире була. 2003 елның ноябреннән «Коммерсантъ»ның Мәскәү офисында эшли. Хәзерге вакытта — төбәк бүлеге җитәкчесе. «Город Брежнев», «Бывшая Ленина», «Последнее время», «Убыр», «Тубагач» һ.б. китаплар авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100