news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил ӘХМӘТШИН:

"Татарстан Республикасы төньяк-көнбатыш төбәктә республика исемен югары тоту өчен күп нәрсә эшли"

Шамил Әхмәтшин: "Татарстан Республикасы төньяк-көнбатыш төбәктә республика исемен югары тоту өчен күп нәрсә эшли"

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге төньяк башкала белән Казан арасында төп элемтә үзәге булып тора. Әлеге Вәкиллек оешу көннән башлап ике башкала арасында дистәләрчә килешү төзелгән. Ике арадагы җылы мөнәсәбәт Санкт-Петербургның - 300 һәм Казанның - 1000 еллыгын билгеләгән көннәрдә аеруча нык сизелде. Ә узган ел ике арада истә калырлык нинди эшләр башкарылды? Быел нинди вакыйгалар көтә? Ике арада төзелгән килешүләргә икътисадый киеренкелек "аяк чаламы"? Шушы һәм башка сорауларга җавап бирүен үтенеп Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшинга “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе мөрәҗәгать итте.
Шамил әфәнде, Татарстан Республикасы Санкт-Петербург белән
нинди юнәлешләрдә хезмәттәшлек алып бара?

Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасында хезмәттәшлек алып бармаган бер генә өлкә дә юктыр. Аерып әйткәндә:
сәүдә-икътисадый;
архитектура һәм шәһәр төзелешендә;
мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә;
халыкны социаль яклау өлкәсендә;
яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм өлкәсендә;

2009 елда Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасындагы хезмәттәшлек кайсы яклары белән кызыклы?

Билгеле булганча, 2009 елның 4 июнендә Смольныйда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Килешү үзара тигезхокуклылык принципларына, озаквакытлы партнерлыкка, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеккә һәм ышанычка нигезләнгән. Килешү оештыру, икътисадый, хокукый һәм башка төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен кирәк шартларны булдыруны, арытаба сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне үстерүне күз алдында тота. Һәм икътисадый, һәм социаль үсештә, һәм башка өлкәләрдә Татарстан алдынгы һәм күп төбәкләргә үрнәк булып тора. Татарстан белән Санкт - Петербург арасындагы хезмәттәшлек икътисадның төрле - энергетика, төзелеш, банк системасы кебек өлкәләрен үз эченә ала. Мондый килешүләр төзү һәм төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне тирәнәйтү - икътисадны ныгытуның ышанычлы юлы. Төбәкләр көчле булса, Русия дә көчле була.
Килешүдә Санкт-Петербургның Казан метросын төзү, урам юл челтәрен уңайлаштыру һәм башка проектларда катнашуы әйтелә. Мәдәни хезмәттәшлектә ул Санкт-Петербургта Татарстан көннәрен үткәрү. Казанда Ленинград камалышында булганнарга истәлек билгесе кую планга кертелгән. Шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштыру мөһим.
Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләр 1996 елда икътисадый, фәнни- техник һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итү буенча кул куелган килешү кысаларында үсте. Әлеге килешүне яңарту турында карар кабул ителде. 2009-2012 елларда бу килешү нигезендә хезмәттәшлек итү буенча яңа килешүгә кул куелды һәм чаралар планы расланды.
Белешмә өчен: 2009-2012 елларда әлеге килешүне тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасындагы хезмәттәшлек буенча архитектура, шәһәр төзелеше, торак -коммуналь хезмәте, транспорт, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау, физик культура һәм спорт, туризм һәм башка өлкәләрдә чаралар планы кабул ителде.

Сез кабул ителгән әлеге уртак эшләрдә кайсы чараларны аеруча билгеләр идегез һәм ни өчен?

Мәдәният һәм халыкны социаль яклау өлкәсендәге чараларны аеруча билгелисе килә. Ел саен Татарстан Республикасы мәктәп укучыларының Халыкара балалар-үсмерләр «Санкт-Петербург. Царское Село. Пушкин һәм мәдәният» фәнни конференциясендә, Татарстан шәһәр һәм авылларының Петербург Сабантуенда катнашулары, һәр елны апрельдә "Тукай укулары" оештырылуын әйтер идем. Санкт-Петербургта Халыкара Рәшид Ваһапов исемендәге фестивальдә ике яктан да артистлар чыгышы игътибарга лаек. Татарстан Республикасында һәм төньяк башкалада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының бергә очрашуы һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан яугирләр өчен төрле сәяхәтләр оештыру да вакытлы һәм кирәкле эш.

Санкт-Петербургның Татарстан Республикасы тышкы сәүдә-икътисадый элемтәләрендәге әһәмияте...

Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасындагы ике яклы мөнәсәбәт 2009 елның 4 июнендә кул куелган сәүдә- икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек кысаларында үсә. Моннан тыш, 2002 елның 4 апрелендә Санкт-Петербург шәһәре хакимияте белән Казан шәһәре хакимияте арасында " Санкт-Петербургның 300 һәм Казанның 1000 еллыгына бәйле үзара чаралар хакында "гы хезмәттәшлеккә кул куелды. 1997 елның 24 ноябрендә Яшел Үзән районы хакимияте һәм Яшел Үзән шәһәре хакимияте белән Санкт-Петербург Кронштадт административ районы территориаль идарәсе арасында икътисадый, мәдәни һәм социаль өлкәдә үзара хезмәттәшлек хакында килешү төзелде.
1998 елның 30 маенда Санкт-Петербург административ районы Киров территориаль идарәсе белән Казан шәһәре Киров районы арасында да шундый ук килешүгә кул куелды.
2002 елның 18 маенда Татарстан башкаласында Казанның Вахитов районы хакимияте белән Санкт-Петербургның Адмиралтейски районы хакимияте арасындагы хезмәттәшлекне билгеләп китәргә кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Указына яраклы рәвештә, 1996 елның 25 маеннан Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә ТР Даими вәкиллеге эшли. Даими вәкиллекнең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендәге төп юнәлеше Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары җитештергән әйберләрне төбәк базарында "хәрәкәткә китерү", турыдан-туры хуҗалык элемтәләре урнаштыру. Хәзерге вакытта ТР Даими вәкиллеге бу төбәктә Татарстан Республикасының «КАМАЗ», «Татнефть», «Нижнекамскшина», «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлар җәмгыятьләре, «Серго исемендәге завод» производство берләшмәсе, «АК БАРС» ААҖ Банкы эшчәнлегенә төбәк базарында үсү өчен төрле яклы ярдәм күрсәтә.
Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы төбәкара товар әйләнеше 2008 елда 11,6 млрд. сумга җитте ( аннан алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 34,3 процент). 2008 елда Татарстаннан Санкт-Петербургка продукция чыгару күләме 8,6 млрд. сумга җитте (аннан алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 56 процент). Гомумкүләмдә производство-техник билгеләнешендәге продукция һәм халык куллануы товарлары өлеше, шул тәртиптә, 74 һәм 26 процент тәшкил итте. Санкт-Петербургтан Татарстанга товар чыгару 3 млрд. сум тәшкил итте (4 процентка азрак). 2008 елда ике арадагы товар әйләнеше Татарстан Республикасы өчен отышлы булды һәм 5,6 млрд. сум тәшкил итте.
Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары төньяк - көнбатыш төбәк базарында актив үсә. Санкт-Петербургтагы Татарстан Республикасына мөнәсәбәте булган предприятиеләр һәм оешмалар белән эшлекле элемтәләр һәм хезмәттәш мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Менә аларның кайберләре: «Татнефть-Азс-Көнбатыш» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең Балтыйк, Санкт-Петербург «Чулпан» страховакалау кампаниясе, «АК БАРС » һәм "Татфондбанк" банклары филиаллары, «Дорстройавто» Автомобиль компаниясе, « Кама-Санкт-Петербург» ширкәте, «ЗЕНИТ» банкы, «Солид» финанс йорты, «Снайп» ат хуҗалыгы һәм башкалар бар.

Безнең төбәкләрнең үзара фәнни -техник өлкәдә аралашуында Санкт-Петербург нинди роль уйный ? Мондый хезмәттәшлеккә берничә конкрет мисал китерегез әле.

Фәнни- техник юнәлештәге хезмәттәшлеккә иң конкрет мисал - Казан метросын проектлаштыру һәм төзүдәге ярдәм. Санкт-Петербург Дәүләт һәм Казан Дәүләт Университетлары арасында эшлекле элемтә булдырылды. Үзара хезмәттәшлек хакында килешү төзеләчәк. Әйдәүче көнчыгыш тел белгечләре шәхси элемтәдә тора, аларның тюркология, арабистика, ислам белеме буенча үткән халыкара һәм бөтенрусия конференцияләрендә, семинарларда һәм симпозиумнарда катнашуы оештырыла.

Мәдәни һәм гуманитар элемтәләр нинди юнәлештә бара? Бу өлкәдәге хезмәттәшлек нинди мәсьәләләрне чишә һәм аның нинди өстенлекләре бар?

Санкт-Петербург белән Татарстан Республикасы арасындагы күпгасырлы мәдәни элемтәләр җәмәгатьчелектә зур яңгыраш тапты. Санкт-Петербург – Русиянең танылу алган мәдәни башкаласы. Биредә музейлар һәм театрлар урнашкан. Дөньякүләм әһәмияткә ия китапханәләр, һәм Татарстан өчен аеруча мөһиме – татар халкының матди мәдәниятен чагылдырган берничә һәйкәл. Шәһәрнең төп мәдәни учреждениеләре, алар арасында Дәүләт Эрмитажы, Мария театры, Художество академиясе, Русия милли китапханәсе, Милли әдәбиятлар китапханәсе, Урыс музее, Русия этнография музее, Дин тарихы дәүләт музее һәм башкалар белән эшлекле элемтәләр җайга салынган. Казанда Русиядә бердәнбер Эрмитаж филиалы ачылган. Мария театры сәхнәсендә узган елның 28 июнендә Габдулла Тукайның татар халык фольклорына нигезләнеп язылган "Шүрәле" поэмасы буенча куелган балет зур уңыш белән үтте. Ул дистәләрчә елдан соң яңадан Петербургта куелды.
Санкт-Петербургта булган вакытта ТР Президенты Минтимер Шәймиев Б.Н. Ельцин исемендәге Президент китапханәсендә булды. Киләчәктә бер методология һәм программа белән тәэмин ителгән бердәм мәгълүмат челтәре булган Президент китапханәсенең төбәк үзәген төзү күз уңында тотыла. " Мин китапханәнең тәүге филиалларының берсе Татарстанда ачылыр дип хыял итәм. Без аны үзебезнең мирас белән баетыр идек. Казан дәүләт университеты архивларында гына 5 млн. артык китап һәм кулъязма саклана. Һәм без үзебез дә биредә җыелган мәгълүмат белән баедык. Без моңа мохтаҗ һәм аны эшләячәкбез",-дип белдергән иде, Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсен караган вакытта ТР Президенты Минтимер Шәймиев.

Татарстан Республикасыннан Санкт-Петербургта ничә талип, нинди һөнәрләр буенча белем ала, кайсы уку йортлары популяр? Уку нинди нигездә алып барыла, күпме яшь белгеч республикага кайта һәм башка мәгълүмат...

Якынча Санкт-Петербург югары уку йортларында 50 татарстанлы-талип төрле һөнәр буенча белем ала. Нигездә мәгълүмати технологияләр һәм программалы тәэмин итү буенча, менеджер, икътисадчы, архитектор, җәмәгатьчелек белән элемтә буенча, реклама һәм башкалар. Уку бюджет нигезендә һәм контракт буенча алып барыла. Якынча 20 процент яшь белгеч Санкт-Петербургта эшкә кала, калганнары республикага кайта. Санкт-Петербург дәүләт университеты, Г.В.Плеханов исемендәге СПб дәүләт тау институты, СПб дәүләт икътисад һәм финанслар университеты, СПб дәүләт архитектура-төзелеш университеты, СПб дәүләт аграр университеты, ИНЖЭКОН, Д.Ф.Устинов исемендәге Балтыйк дәүләт техник университеты “Военмех” иң популяр уку йортлары исемлегендә.
2009 елның мартында Санкт-Петербургта «Санкт- Петербург- Русия төбәкләре, үзара хезмәттәшлек юнәлешләре" исемендәге чара үтте, ә шул ук елның июнь аенда Татарстан Республикасы абруйлы делегациясе Петербург Икътисад Форумында катнашты. Бу чаралардан нинди мөһим нәтиҗә ясалды ?
Икътисади үсешне дәртләндерү мотлак, ТР һәм Санкт-Петербургта төбәкара сәнгать кооперациясе һәм туры эшлекле элемтәләр аша кече һәм урта бизнеска ярдәм итәргә кирәк.
2009 елның 5 июнендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев XIII Петербург Халыкара Икътисад Форумын тантаналы ачуда һәм «Глобаль икътисади киеренкелек: тәүге дәресләр һәм киләчәккә караш" пленар утырышында катнашты. «Партнериат - бизнес өчен ике як хәрәкәтле урам: Санкт-Петербург - Татарстан Республикасы" - Татарстан Республикасының дәрәҗәле вәкилләре бу чарада актив катнаша. Узган ел глобаль икътисади киеренкелек нәтиҗәсендә Форумда каралган мәсьәләләрнең актуальлеге аерым әһәмияткә ия булды. Форум программасы икътисади хәлнең мөһим үзенчәлекләренә зур игътибар бирде. Бу абруйлы форумда Татарстан вәкилләре тәҗрибә уртаклашты, төбәкләр һәм чит илләрдән партнерлар белән икътисади киеренкелектән чыгу юллары буенча фикер алышты. Минемчә, мондый килешүләр төзү һәм төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне тирәнәйтү - безнең икътисадны ныгыту өчен ышанычлы юл. Төбәкләр көчле булса, Русия көчле була.

Шамил әфәнде, Сез ничек уйлыйсыз, якын киләчәктә төбәкләр хезмәттәшлегендә кайсы юнәлешләр аеруча таләп ителәчәк?

Икътисади, туризм һәм мәдәният өлкәсендә.

2010 елда Татарстан Республикасы катнашлыгында петербурглыларны нинди вакыйгалар көтә?

Әһәмиятле вакыйгалар шактый. Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы, Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәрен үткәрү күз уңында тотыла.
Санкт-Петербургта Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачу планга кертелгән. «Петербург Сабантуе» елдагыча күп халык катнашлыгында оештырылыр, дип көтелә. Ел саен уза торган Русия Көненә багышланган "Миллионнар, кочаклашыгыз!" Бөтенрусия яшь башкаручылар фестиваленда да татарстанлылар катнашачак. Санкт-Петербургта Рәшид Ваһапов исемендә Халыкара татар җыры фестивале быел да матур үтәр, дип өметләнәбез.

Шамил әфәнде, вакыт тапканыгыз һәм сорауларга тулы җавап биргәнегез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәне Зәрия ХӘСӘНОВА оештырды

news_right_1
news_right_2
news_bot