news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Дәүләтгильдеев: Россия Президенты сайлаулары актив уза

Отставкадагы полиция генерал-лейтенанты бүген иртән үз сайлау участогында тавыш бирде.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Отставкадагы полиция генерал-лейтенанты Шамил Дәүләтгильдеев бүген иртән үз сайлау участогында тавыш бирде. Россия Президенты сайлаулары, 6 ел элек узган сайлауларга караганда активрак уза, дип билгеләп үтте ул.

“Бу участокка килүчеләр, ә иң мөһиме, кешеләрнең кәефеннән дә күренә. Алга хәрәкәт бар. Россия үзен башкалар, шул исәптән Бөекбритания, АКШ дәрәҗәсендәге дәүләт буларак белдерде. Бу кешеләрдә тавыш бирүдә җаваплылык хисе тудыра”, - диде Шамил Дәүләтгильдеев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Ул нәкъ менә бүген, Россия тарихында мөһим көнне, гражданлык позициясен белдерү мөһим. “Халыкның бердәмлеге нәкъ шундый вазгыятьтә беленә. Техник җиһазлау вакытлыча яхшы яки начар булырга мөмкин, әмма Россия армиясендәге кебек патриотизм башка бер генә илдә дә юк”, - дип ышана отставкадагы генерал-лейтенант.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100