news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Шамил Чабдаров: «Производствода энергияне нәтиҗәле саклау буенча технологияләр кертү белән галимнәр, профильле вузлар һәм предприятиеләр шөгыльләнергә тиеш»

^Шамил Чабдаров: «Производствода энергияне нәтиҗәле саклау буенча технологияләр кертү белән галимнәр, профильле вузлар һәм предприятиеләр шөгыльләнергә тиеш»

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Производствода энергияне нәтиҗәле саклау буенча технологияләр кертү белән ТР Фәннәр академиясе, профильле вузлар һәм предприятиеләр вәкилләреннән торган уртак коллективлар шөгыльләнергә тиеш. Бүген бу турыда Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне саклаучы технологияләр үзәгендә «түгәрәк өстәл» артында утырышта ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Шамил Чабдаров хәбәр итте.

«Татарстан Республикасында 2006-2010 елларга энергия-ресурслар нәтиҗәлелеге» программасын тормышка ашыруны фәнни яктан тәэмин итү» темасына «түгәрәк өстәл»не оештыручылар ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Энергияне саклаучы технологияләр үзәге булган. Форум эше программаны тормышка ашыруны фәнни тәэмин итүгә һәм фәнни учреждениеләр, галимнәр һәм гамәли белгечләрнең Татарстанның фәнни-техник потенциалын берләштерүдәге роле турында фикер алышуга багышланган иде.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында 2006-2010 елларга энергия-ресурслар нәтиҗәлелеге» программасы ТР Дәүләт Советы тарафыннан агымдагы елның февралендә расланган иде. Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев «Татарстан Республикасында 2006-2010 елларга энергия-ресурслар нәтиҗәлелеге Программасын раслау турында» ТР Законына кул куйды. Программа икътисад, торак-коммуналь хуҗалык һәм ТР бюджет өлкәсе реаль секторында ягулык-энергетика һәм башка материаль ресурслардан файдалану нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычларны чишүгә юнәлтелгән. Программаның төп бүлекләре сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, энергетикада, Торак-коммуналь хуҗалыкта, төзелеш материаллары сәнәгатендә һәм бюджет өлкәсендә энергия-ресурслар нәтиҗәлелегенә багышланган. 2006-2010 елларга программаны тәэмин итү буенча оештыру-техник чараларны бюджеттан финанслау күләме 104, 5 миллион сум тәшкил итә.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Энергия саклаучы технологияләр үзәге директоры, технология фәннәре докторы Евгений Мартынов “түгәрәк өстәл” вакытында ясаган чыгышында соңгы елларда энергияне нәтиҗәле саклау буенча чаралар комплексын чынга ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанның тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлыгын 17 процентка киметелүен билгеләп үтте. Ул бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләләренең берсе буларак техник һәм мораль яктан тузган җиһазлар булган производствода икътисади куркынычсызлык тәэмин итүне атады. Аның сүзләренчә, алга киткән илләрдә бу күрсәткеч якынча 25 процент тәшкил итә, ә Татарстанда – 50 процент, Россиянең кайбер төбәкләрендә 75 процентка кадәр җитә. Моннан тыш, Евгений Мартынов фикеренчә, бүген Татарстан галимнәренә энергетика өлкәсендә дөньякүләм өстенлекләргә анализ ясарга кирәк. Ул бу өлкәдә перспективалы юнәлешләрнең берсе буларак водород энергетикасын атады. Е.Мартынов шулай ук озак вакыт метанол тамчысы ярдәмендә кәрәзле телефонны энергия белән тәэмин итәргә сәләтле тамырдан үзгәртелгән яңа ягулык элементын булдыру турында искә төшерде.

Татарстанның Фәннәр академиясе вице-президенты Шамил Чабдаров, үз чиратында, производствода нәтиҗәле рәвештә энергия саклау технологиясен кертү белән ТР Фәннәр академиясе, профиль вузлары һәм предприятиеләре вәкилләреннән торган уртак коллективлар шөгыльләнергә тиеш, диде. Аның сүзләренчә, алар аерым гына яхшы нәтиҗәгә килә алмаячак. Әлеге чаралар өчен кирәкле финанс чыгымнар ТР Фәннәр академиясеннән, профиль вузлары һәм энергия саклаучы технологияләр кертеләчәк предприятиеләрдән алынырга тиеш, дип саный Ш.Чабдаров.

“Түгәрәк өстәл” утырышында ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы, ТР Экология министрлыгы һәм Казан вузлары, «Идея» ААҖ, ТР Инвестиция-венчур фонды һәм башка оешма, ведомство вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100