Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Акбулатов:
"Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" башка милли-мәдәни оешмалар белән элемтә булдырачак...
Шамил Акбулатов: "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" башка милли-мәдәни оешмалар белән элемтә булдырачак...
"Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" оештырылуга биш ел тулды. Шушы бик зур булмаган чорда оешма шактый күп эшләр башкарырга өлгерде. Җәмгыять эшләре хакында киңрәк сөйләвен сорап без абруйлы милләттәшебез Шамил Акбулатовка мөрәҗәгать иттек. Очрашу "Нур-Петербург" редакциясендә узды. Анда журналистика ветераны, "Татар- Информ" Мәгълүмат Агентлыгы элекке хәбәрчесе Рәхим Теләшев тә катнашты.
Петербурглы милләттәшебез Шамил Акбулатов 1940 елда Ленинградта туган, биредә Су транспорты институтын тәмамлаган.Төзелеш инвестициясе һәм икътисады Академиясе хакыкый әгъзасы. Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе, ЯАҖ "Санкт- Петербург Инжстрой" президенты. Зур җәмәгать эшчәнлеге алып бара. 2002 - 2005 елларда Санкт- Петербургның 300 һәм Казанның 1000 еллыгын әзерләү һәм үткәрү буенча Координацион Шура рәисе итеп сайланды, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы.
Шамил әфәнде, белүебезчә "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" барлыкка килү Сезнең исем белән бәйләнгән. Шушы хакта җентекләбрәк сөйләгез әле.
Ш.А. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыятен төзүгә этәргән ике зур җитди сәбәп булды. 2000 елда татар җәмгыяте һич тә битараф кала алмаган, киресенчә, актив катнашырга тиешле ике олы вакыйга алда тора иде. Санкт-Петербургның 300 һәм Казанның 1000 еллыгы юбилейлары иде ул. Бу ике тарихи чараны лаеклы әзерләү һәм югары дәрәҗәдә үткәрү өчен Координацион Шура төзелде. Әлеге Шура безнең шәһәр хакимияте Казан һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән тыгыз хезмәттәшлектә зур күләмле проектларны башкарып чыгу юлларын тапты. Юбилей алды еллары Санкт-Петербург губернаторлары В.А.Яковлев, В.И.Матвиенко, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев һәм Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, шулай ук Санкт-Петербург вице-губернаторы А.И.Вахмистров һәм Казан мэры К.Ш.Исхаковларның ике арадагы үзара еш, файдалы һәм уңышлы аралашуына әйләнде. Координацион Шура туплаган тәҗрибәне юкка чыгармау, шул елларда башлаган эшләрне арытаба дәвам итү һәм бу чараларда катнашкан Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге оешмалар һәм аерым кешеләрне югалтмау максатыннан чыгып яңа заманча оешма - "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" төзергә карар ителде.
Биш ел вакыт эчендә җәмгыять шактый эшләр башкарды...
Ш.А."Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" төп эшчәнлеге кабул ителгән Уставтан чыгып билгеләнде һәм милли мәдәният, тел, гореф - гадәтләрне саклауга юнәлтелде. Бер әңгәмә дә генә барысын да сөйләп бетү мөмкин түгел. Кызыксынучыларга без узган ел нәшер иткән Хәйдәр Сәетбатталов һәм Рәхим Теләшевнең "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте. Портрет галереясы" китабы белән танышырга тәкъдим итәм. Аерып әйткәндә, Җәмгыять Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге (даими вәкил Шамил Әхмәтшин) белән хезмәттәшлек итеп Казан юбилеена багышланган чараларда абруйлы катнашты. Без йөзләрчә һәм меңнәрчә кеше катнашкан массакүләм чараларны оештыру өчен кадрлар, оештыру һәм финанс мөмкинлекләре таптык. Безнең катнашлыкта Сабантуй гомумшәһәр бәйрәменә әйләнде. Ел саен Сабантуйга Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан күпсанлы делегация килә. Нәкъ менә шушы республикаларның теге яки бу районы китергән "татар авылы" һәм "башкорт юртасы" милли тантанага гасырлар буена сабантуйны бәйрәм иткән халыкчан, милли төсмер бирә. "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" башкарма директоры Равил Гыйрфанов һәм А.М.Горький исемендәге Мәдәният сарае директоры Әнвәр Сәетбагин, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Хакимиятләре, Русия Татар Милли-Мәдәни Мохтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов ярдәмендә югары һөнәри дәрәҗәдә гомумшәһәр күләмендә толерантлык кысаларында "Мәдәниятләр чатында" фестивале оештырылды. А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда узган чарада көн эчендә меңнән артык кеше катнашты. Иҗат кешеләре - журналистлар, язучылар, рәссамнәр һәм артистларга оештыру һәм матди ярдәм күрсәтү җәмгыятьнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Мәсәлән, "Санкт-Петербург Татар җәмгыяте. Шәһәрнең 300 еллыгына", " Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград боҗрасында. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына һәм Казанның 1000 еллыгына" һәм "Рәшид Гыйләҗев. Сынлы сәнгать" альбомнары, каталоглар, журналлар, мәкаләләр җыентыклары басылды. Ел саен Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә, 8 март һәм 9 май көннәрендә Җәмгыять хәйрия мәҗлесләре оештыра. Анда катнашучыларга бүләкләр - мөселман календарьлары, гәзитләр, азык-төлек таратыла. Әлеге чараларда җәмгыять әгъзалары - Сания Гущина, Люция Буканова, Сания Кормакаева, Җәлил Вафиннар актив катнаша. Җәмгыять катнашлыгында Яңа Волков зыяратының мөселман өлеше тәртиптә тотыла. Узган вакыт эчендә Сәлим Хәсәнов җитәкләгән "Нур- Петербург" гәзитенең эчтәлеге һәм полиграфик тышкы кыяфәте сизелерлек яхшырды. Мәкаләләрнең тематик юнәлеше төрлеләндерелде. Кызыксындырырлык язмалар белән Рәхим Теләшев, Иниятулла Кутуев, Фәридә Нәҗмиева, Наил Тугушев, Тимур Батыркаев, Руслан Бәхтияров, Рөстәм Алюшев, Гилнур Бикбаевалар даими чыгыш ясый. Татар телендә балалар өчен шигырьләрне башка басмалардан күчереп язуны Г. Йомангулова матур гына алып бара. Редакция бер ел эчендә Казан һәм Уфадан авторлар белән элемтә булдырды. Тосно, Кронштадт, Выборг һәм Гатчинадагы татар оешмаларындагы вакыйгалар да даими яктыртыла. Аталы - уллы Шамил һәм Рөстәм Алюшевлар гәзиттә генә түгел, дини бәйрәмнәрне һәм яшьләр хәрәкәтен оештыруда да актив катнаша. Үткәрелгән чаралардан билгеле җырчы Рәшит Ваһаповның 100 еллыгы уңаеннан татар җыры фестивале, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллинның 60 яшьлек юбилее, бөек галим тарихчы тюрколог Лев Гумилев, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Сайра Вельшакова истәлегенә, шулай ук Илһам Шакиров, София Ялышева, Хәнәфи Чинакаев, Ринат Шакиров һәм Тимур Әбдекәевләрнең аерым чыгышлары оештырылды. Киң күләмле вакыйгалардан төньяк башкаланың мәдәният тормышында Мариин театрында Фәрит Яруллин музыкасына "Шүрәле" балеты яңартылуны әйтергә кирәк. Бу балет Ленинградта 1950 елда куела, ә бер елдан Дәүләт премиясенә лаек була. Үзгәртеп кору елларында матди авырлык аркасында балет күрсәтелми тора. Татар җәмәгатьчелеге Мариин театры җитәкчелегенә Валерий Гергиевка, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка, Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Петербург тамашачысына "Шүрәле"не кайтарган өчен зур рәхмәтле. Милләттәшебез Юнис Локманов "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" белән берлектә билгеле гарәп теле белгече Т.А.Шумовскийның Корьәннең шигъри тәрҗе- мәсен төсле басмада нәшер итүне оештырды.
Сезнең җәмгыять башкарган эшләрне санап чыгу гына да әллә күпме вакытны ала. Әмма һәр коллективта да "җигелеп тартучы атлар" була... Шундый фидакарьләргә Сез кемнәрне кертер идегез?
Ш.А.Әлбәттә, төп оештыру эшләре авырлыгы "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" рәисе Рәшид Мәһдиев һәм аның "уң кулы" башкарма директор Равил Гыйрфановка төшә. Алда әйтеп киткән "Нур-Петербург" гәзите баш мөхәррире Сәлим Хәсәнов басманы даими чыгаруга, аның эчтәлеген төрлеләндерүгә иреште. Татар җәмгыятенең интернет-сайтын "алып бару" да аның казанышы. Русия Милли китапханәсендә татар эшлекләре, милли йолалар һәм гореф-гадәтләр хакында лекцияләрне Фәридә Мамина уңышлы оештыра. Мөхлисә Зарипова, исә, 40 елдан артык иске имлә һәм гарәп теле дәресләре алып бара. Сания Ишкинина җитәкләгән "Шатлык" һәм Роза Гущинаның "Ак калфак" ансамбльләре күп еллар татар җыр - моңнары белән тамашачыны сөендерә. Алар җәмгыять оештырган мәдәни чараларда, Сабантуйларда, шәһәр һәм төбәктә оештырылган концертларда даими катнаша. Татар артистларының яшь буыны Мариин театры артистлары Тимур Әбдекәев, Алия һәм Фәрид Исхаковлар, Венера Купрова җитәкчелегендәге бию коллективы аларның эзенә басып килә. Татар җәмгыятенең массакүләм мәдәни эшләр комитеты җитәкчесе Әнзаб Гыйбадуллин барлык мәдәни чараларны оештыручы, аны билгеләп китәргә кирәк. Ленинград өлкәсеннән Тосноның Иниятулла Кутуев җитәкләгән "Изге юл", Гатчинадан рәисе Фоат Җәләев булган "Юлдаш", Кронштадттан "Татулык", рәисе Раил Әхмәтов, Выборгтагы Рәсимә Шведкова җитәкләгән оешмалар елдан-ел эшчәнлеген активлаштыра бара. Алар дини бәйрәмнәр, шигъри кичәләр, иҗади очрашулар үткәрә, Татар җәмгыяте оештырган чараларда катнашалар. Наил Тугушев һәм Тимур Батыркаев мөселман мәдәниятен һәм телен саклау буенча зур эш алып бара. Алар "Мирас" мәдрәсәсе, аның каршында "Сәлам" балалар мәктәбе оештырды. Биредә ислам нигезләре, гарәп теле һәм Коръән укырга өйрәнү дәресләре үткәрелә. Егетләр чыгарган мәдәни- мәгърифәти "Көнчыгыш Петербург" журналы да эчтәлекле.
Шамил әфәнде, сез "төп" ленинградлы, камалышта калган шәһәрдә яшәгәнсез... Әтиегез Измаил Зәйнулла улы Ленинградны яклауда актив катнашкан. Быел Бөек Җиңүнең - 65 еллыгы. Шушы уңайдан "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" чаралар оештырачакмы, оештырса ул нидән гыйбарәт?
Ш.А. Мин генә түгел, Татар җәмгыятенең кайбер җитәкчеләре һәм әгъзалары "Камалыштагы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән. Безгә, Петербург татарларына, бигрәк тә төп ленинградлыларга, Герой - шәһәрне яклаган яугирләр хакындагы истәлек изге бурыч булып тора. Ул аяусыз елларда, кулына корал тоткан алгы сафтагылар да, станок янына басканнар да, янгын сүндерүчеләр дә, яралыларны дәвалаучылар да, ишегалларын һәм урамнарны җыештыручылар да сугышчы булды. Яңадан кабатлап әйтәм: без, ленинградлы - петербурглылар өчен сугыш һәм камалыш темасы һәрчак көн үзәгендә тора. Җиңүнең 65 еллыгын без бөтен Русия халкы белән бергә бәйрәм итәчәкбез. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннары, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр белән очрашулар, "Нур-Петербург" гәзитендә сугыш һәм камалыш турында мәкаләләр бирү, өлкән буынга ярдәм күрсәтү йөзеннән хәйрия кичәләре уздыру, сугыш һәм камалыш корбаннары җирләнгән Пискарев каберлегенә һәм Нева пятачогына чәчәкләр салу, Яңа Волков зыяратының мөселман өлешен тәртиптә тотудан гыйбарәт.
Шамил әфәнде, Сез Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитеты әгъзасы. Шул уңайдан, Бөтендөнья Татар Конгрессы кысаларында Җәмгыять нинди истә калырлык эшләр башкарды?
Ш.А. Беренчедән, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитеты әгъзалыгына һәрвакыт Петербург вәкилләре сайлана. Моңа петербурглылар лаеклы, заманында Татарларның Федераль милли-мәдәни мохтәриятен оештырганда төньяк башкаладан Наил Газизуллин һәм Сәлим Хәсәнов анда рәистәшләр иде. Узган чорда 2007 елда Бөтендөнья Татар Конгрессының IY Корылтае узу мөһим вакыйга булды. Безнең Җәмгыятьтән Корылтайда миннән башка Сәлим Хәсәнов, Рөстәм Алюшев, Рәшид Мәһдеев, Ринат Мәһдиев, матбугат исеменнән журналистлар Рәхим Теләшев һәм Зәрия Хәсәнова катнашты. Петербург делегациясе тәкъдимнәре Корылтайга нәтиҗә ясаган документларда чагылыш тапты. Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитеты - Бәйсез Дәүләтләр Берлеге Парламентара ассамблея әгъзасы. 2009 елның 2-3 декабрендә БДБ дәүләтләре Парламентара ассамблея даими комииссиясенең мәдәният, мәгълүмат, туризм һәм спорт буенча утырышы уздырылды. Анда каралган мәсьәләләр Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитеты өчен дә, "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" өчен дә көнүзәк булып тора.
"Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" киләчәккә нинди уй - планнар белән яши?
Ш.А. Гомумшәһәр күләмендә толерантлык кысаларында "Мәдәниятләр чатында" фестивален үткәргән көннәрдә күп кенә мәдәният әһелләре һәм милли- мәдәни оешмалар җитәкчеләре чыгышында "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте" шәһәрнең һәм өлкәнең иң эшлекле, алга баручы җәмгыяте буларак билгеләнде. Шунысы куанычлы, җәмгыять әгъзалары - Рәхим Теләшев, Рәшид Мәһдеев, Рәшит Исмәгыйлев, Юнис Локманов, Сәлим Хәсәнов һәм Җәмил Гыйниятулловлар актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Санкт-Петербург Хакимиятенең Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатлары, "Казан алдындагы казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнде. Шул ук вакытта, тормыш бер урында тормый. Ул яңа бурычлар куя һәм яңа мөмкинлекләр ача. Без җәмгыятькә яңа кешеләр җәлеп итәргә өметләнәбез. Русиянең башка шәһәрләре - Мәскәү, Казан, Уфа, Түбән Новгорд, илнең Төньяк - Көнбатыш төбәге милли-мәдәни оешмалары белән мәгълүмати, һәм, бәлки, эшлекле бәйләнешләр булдырырга уйлыйбыз. Радио һәм телевидение, интернет мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга исәплибез. Башлангыч бар, Сәлим Хәсәнов интернетта сайт ачты. Форсаттан файдаланып, милләттәшләргә, бигрәк тә яшьләргә, бу сайтка ешрак күз салырга киңәш итәм, Татар җәмгыяте хакында күп яңалыклар белерсез. Хәзерге вакытта "Нур - Петербург" редакциясе гәзитнең тиражын арттыру һәм аны киңрәк тарату, попечительләр шурасы төзү мәсьәләләре өстендә эшли. Минем уйлавымча, якын елларда шәһәрнең фәнни җәмәгатьчелеге, беренче чиратта, тюркологлар, татар, гарәп теле, ислам белгечләре, татар халкы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче музей һәм институтлар хезмәткәрләре белән тыгыз элемтә булдыру мотлак. Өмет яшьләрдә. Аларны толерантлык рухында тәрбияләргә кирәк. Петербург татарлары, башка милләт вәкилләре, беренче чиратта урыс халкы белән бергә авырлыкларны җиңәр һәм безнең гүзәл шәһәр тынычлык, тотрыклылык шартларында яшәсен өчен барысын да эшләр, дип ышанабыз. Без Җәмгыять эшендә катнашкан ватандашларга чиксез рәхмәтле. Киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлек итәрбез һәм бергә дусларча эш алып барырбыз дип өметләнәбез.
Шамил әфәнде, вакыт табып сорауларга җавап биргәнегез өчен зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, уңышлар телибез.
Әңгәмәне Зәрия ХӘСӘНОВА әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз