Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Агиев пенсия реформасы турында: «Зур агарту эше алып барырга кирәк»
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе инануынча, пенсия реформасы халык мәнфәгатьләрен күздә тотып үткәрелергә тиеш.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә хезмәт коллективларында һәм халык арасында пенсия реформасы буенча зур агарту эше алып барырга кирәк, дип саный ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул шул хакта хәбәр итте.
Шамил Агиев фикеренчә, пенсия реформасын үткәрергә вакыт җиткән һәм аннан беркая да качып котыла алмыйсың. Әмма әлеге реформа, беренче чиратта, халык мәнфәгатьләрен күздә тотып үткәрелергә тиеш.
«Мин пенсия яшендә дә көчләре ташып торган күп кенә кешеләрне беләм. Шул ук вакытта кыен участокларда эшләүчеләр дә бар. Әгәр моннан 30-40 ел элеккеге производстводагы хезмәтне һәм заманча станокларны чагыштырып карасак, хәзерге вакытта күп кенә эшләр интеллект һәм компьютер ярдәмендә башкарыла бит. Акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр 60, 70, хәтта 80 яшькә кадәр дә эшли ала», - диде Шамил Агиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз