news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Агиев: «Озын гомерле булуның сере – спортны яратуда»

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе фикеренчә, Татарстанда спорт республика җитәкчелеге ярдәме белән актив үсеш кичерә.

Шамил Агиев: «Озын гомерле булуның сере – спортны яратуда»
Михаил Захаров

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Хезмәт эшчәнлеген 70-80 яшькә кадәр дәвам итү һәм яхшы форманы саклау өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервью вакытында Татарстан халкына шундый киңәшләрен җиткерде.

«Үзләрен яхшы формада тотучы, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләргә карата кызыксындыру чаралары күрергә кирәк. Республикада пенсионерлар спорт базаларында шөгыльләнә, ярышларда катнаша, спорт кирәк-яракларыннан файдалана алсын өчен тиешле шартлар тудыру зарур», - диде эксперт.

Шамил Агиев 69 яшьтә дә актив эшчәнлеген дәвам итә. Ул инде 25 ел дәвамында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасын җитәкли. Шамил Агиев иминиятләштерү, маркетинг һәм кече эшкуарлык белән идарә итү мәсьәләләренә кагылышлы 60тан артык мәкалә, 2 монография авторы. Һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектән тыш, ул актив рәвештә спорт – академик ишү белән шөгыльләнә.

«Башка төбәкләргә караганда Татарстанда спортка зуррак игътибар күрсәтелә. Республика җитәкчелеге спорт юнәлешләрен үстерүгә уңай мөнәсәбәттә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов – атказанган спорт мастеры, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев академик ишү ярышларында катнашты, ТР Премьер-министры Алексей Песошин – регби буенча спорт мастеры, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хоккей уйный», - дип искәртте ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100