news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шаляпин ядкарьләре халыкка чыгарылачак

Федор Шаляпинны бөек рус җырчысы буларак дөнья күләмендә белсәләр дә, аны туган шәһәре Казан белән әллә ни бәйләп карамыйлар, шуңа күрә, вазгыятьне үзгәртү юнәлешендә уңай үзгәреш кирәк һәм ул көтелә дә

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Казан” милли мәдәният үзәгендәге залларның берсе төзекләндерелеп, анда мәшһүр җырчы Федор Шаляпинның даими яңартылып торачак экспозициясе урнашачак. Моңа кадәр, шул рәвешле итеп куяр урын булмаганга, җырчының тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән Юрий Котляровның Шаляпин ядкарьләре уникаль тупланмасы әлеге үзәк фондында халык күзеннән читтә саклана. Дөрес, Казанда Шаляпин музее булдыруга ихтыяҗ кала бирә.

Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә башкала мәдәният идарәсе җитәкчесе Динара Камалиева шундый мәгълүмат китерде. Федор Шаляпинны бөек рус җырчысы буларак дөнья күләмендә белсәләр дә, аны туган шәһәре Казан белән әллә ни бәйләп карамыйлар, чөнки белеп бетермиләр, шуңа күрә, андый шәхесне үзебезнең җирлек белән киңрәк бәйләп күрсәтү кирәк, туристлар агымы ишәя барган вакытта бу аеруча актуаль, дип саный Казан мэры да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100