Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шаляпин фестиваленең матбугат конференциясендә бюджет турындагы сорауга җавап булмады
Татар дәүләт опера һәм балет театрының билетлар сату буенча директор урынбасары Юрий Ларионов сәнгать турында сөйләшергә тәкъдим итте.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Шаляпин исемендәге халыкара опера фестиваленә багышлап уздырылган матбугат конференциясендә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрының билетлар сату буенча директор урынбасары Юрий Ларионов “алгебра-геометриясез генә” сәнгать турында сөйләшергә тәкъдим итте. “Бездә финанслар белән директор шөгыльләнә”, - диде ул фестиваль спектакльләренең бюджеты турында сорауга җавап бирүдән баш тартып.
Матбугат конференциясендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры вәкилләре буларак - директор урынбасары Юрий Ларионов һәм матбугат үзәге җитәкчесе Елена Остроумова, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина, фестивальгә чакырулы артистлар Лестер Линч һәм Лакита Митчел катнашты.
“Фестивальнең фишкасы – аның 36нчысы булуы. Без яңалык артыннан кумыйбыз. Безнең сәнгатебез музей кебек һәм ул шул дәрәҗәдә, - диде Юрий Ларионов. – Опера – бик катлаулы һәм кыйммәтле жанр. 36 ел дәвамында шушы жанрга кызыксыну тудырып тору өчен бик тырышырга кирәк. Без фестивальне шундый дәрәҗәгә җиткердек – фестиваль спектакльләренә эләгү өчен тамашачы төнге 2дән килеп чират ала. Андый хәл беркая да юк. Кызыксыну бар, ул кызыксынуның сәбәбе дә бар. Театрга тамашачы музыка океанына чумарга килә. Алар безгә килеп җаннары-тәннәре белән ял итә”.
Журналистлар театрның Европа гастрольләре, татар опералары куелу ешлыгы, тамашачы һәм чакырылган артистларның гонорарлары турында сораулар бирделәр.
Гастрольләргә килгәндә, Юрий Ларионов элек театрның Европа импрессариосы тәкъдиме белән спектакль куюын, хәзер башкачарак эшләүләрен – беренче чиратта Казан һәм Россия тамашачысына йөз тотып эшләүләрен һәм шул спектакльләрен Европага тәкъдим итүләрен әйтте. Европада Татарстан театрына ихтыяҗ зур булуын ассызыклады.
Лакита Митчел гонорарларның дөнья күләмендә кимүе тенденциясе турында әйтте.
Эльмира Фәтхуллина Шаляпин исемендәге халыкара опера фестиваленең параллель программалары турында мәгълүмат бирде. Алар тамашачыда зур кызыксыну тудырган һәм бик уңышлы үтә. Иртәгә, театрның опера труппасы солистлары, Гульнора Гатина һәм Венера Протасова белән очрашу планлаштырылган.
Мәгълүмат өчен. Быел опера фестивале Ф.И.Шаляпинның тууына 145 еллыкка багышлана. Ул 1 февральдә башланып 22 февральгә кадәр дәвам итә. Фестиваль кысаларында ун спектакль һәм ике гала-концерт үтә. Форумда дөньяның төрле илләреннән 50дән артык чакырылган солист һәм дирижер катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз