news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шаляпин фестиваленә билетлар сатыла башлады

Дөнья сәхнәсе йолдызлары катнашындагы фестиваль 1-22 февраль көннәрендә узачак.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак Шаляпин фестиваленә билетлар сатыла башлады. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Билетларның бәясе 500дән 2500 сумга кадәр тәшки итә. Гала-концертка бераз кыйммәтрәк: 800-3500 сум. Билетларны театр кассасында, Кассир.ру сайтында һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталында сатып алырга мөмкин.

Дөнья сәхнәсе йолдызлары катнашындагы фестиваль 1-22 февраль көннәрендә узачак. Шушы вакыт дәвамында 13 спектакль күрсәтү күздә тотыла.

Фестиваль Джузеппе Вердиның «Набукко» операсы премьерасы белән ачыла.

Гала-концертта Зур, Мария театры, Мәскәүнең Е.В.Колобов исемендәге Яңа Опера театры, Екатеринбург, Киев театрлары һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының әйдәп баручы солистлары чыгыш ясаячак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot