Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шаляпин фестивале Библия сюжетына корылган “Набукко” операсы белән ачылды
1 -22 февраль көннәрендә Казанда Шаляпин фестивале үтә.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивален СССРның халык артисты, легендар биюче һәм балетмейстер Владимир Васильев ачып җибәрде. “Шаляпин минем өчен дә олы шәхес. Ул Эверестка тиң. Ул үзе дә гомере буе камиллеккә омтылган”, - диде Владимир Васильев сәхнәдән. Ул үзенең мәрхүмә хатыны Екатерина Максимованың туган көне булуын да искә төшерде. Ул ел саен Шаляпин фестивале премьера белән ачылуын искәртте. Фестивальгә уңышлар теләде. “Үз театрыгызны һәм артистларыгызны яратыгыз”, - дип тәмамлады чыгышын Владимир Васильев.
Шаляпин исемендәге фестиваль - илебездә иң күптәнге фестивальләрнең берсе. Быелгы 36нчы фестиваль “Набукко” операсының премьерасы белән ачылды. “Набукко” – Джузеппе Вердиның Библия сюжетына корылган операсы. Куючы режиссеры хәзер Америкада яшәүче режиссер Ефим Майзель.
Сәхнә бизәлешенә һәм костюмнарга карап кына да “Набукко”ның Татарстан театрларында куелган иң кыйммәтле спектакль икәнлеген чамаларга мөмкин. “Опера театрындагы спектакльләрне төшерү җан рәхәте, алардар ут куелышы, композиция бик уйланган була”, - ди профессиональ фотографлар.
Спектакль зур аншлаг белән үтте. Фестивальнең башка көннәрендә дә шундый ук аншлаглар көтелә. Тамашаларга билетлар күптән сатылып беткән иде.
Бүген премьераның икенче көне. Бүгенге тамашачыны, нигездә, башка солистлар көтә.
Шаляпин фестивале программасында – Джузеппе Вердиның “Риголетто”, “Травиата”, “Аида”, “Трубадур” опералары, Джордж Гершвинның “Порги и Бесс”, Джоаккино Россининың “Севильский цирюльник”, Модест Мусоргскийның “Борис Годунов”, Петр Чайковскийның “Пиковая дама”, Джакомо Пуччининың “Турандот” опералары бар.
Гала-концерт 21, 22 февральдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз