Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шакир Яһудин: “Татарстанның җыелышлар, митинглар уздыру турындагы законы демократик һәм йомшаграк та әле ”
Закон проектына карата 34 тәкъдим кергән. Шуларның 21е – комитет тарафыннан, 13е КПРФ депутаты А.Прокофьев тарафыннан кертелгән. Күп тәкъдимнәр ачыклагыч характерда.
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар “Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга булган хокукларын тормышка ашыру шартларын тәэмин итү турында” закон проектын икенче укылышка әзерләде.
Комитет рәисе Шакир Яһудин сүзләренә караганда, закон проектына карата 34 тәкъдим кергән. Шуларның 21е – комитет тарафыннан, 13е КПРФ депутаты А.Прокофьев тарафыннан кертелгән. Күп тәкъдимнәр ачыклагыч характерда. А.Прокофьев берничә тәкъдимне федераль законнан алып биргән. Ә алар федераль үзәк вәкаләтләренә керә. Шакир Яһудин белдергәнчә, А.Прокофьевның берничә тәкъдиме хупланылган. Нәтиҗәдә, 17 тәкъдим хупларга лаек дип табылган, шуның кадәрен үк комитет кире кагарга тәкъдим итә.
Комитет рәисе Шакир Яһудин сүзләренә караганда, Татарстан тарафыннан эшләнгән закон проекты Федераль закон проекты кысаларыннан чыкмый. “Безнең законда каралган нормалар демократик һәм йомшаграк та әле”, - диде ул.
Әлеге документ Федераль закон таләпләре нигезендә эшләнгән. Татарстан закон проекты ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән.
“Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга булган хокукларын тормышка ашыру шартларын тәэмин итү турында” закон проекты гражданнарга үз теләк-тәкъдимнәрен аерым билгеләнгән урыннарда белдерү мөмкинлеген бирә.
Әлеге закон проекты буенча күп кеше катнашында уза торган чараларны үткәрү турында хәбәр язма рәвештә әлеге чаралар оештырыла торган муниципаль берәмлекнең – шәһәр яки авыл җирлеге, шәһәр округы администрациясенә бирелергә тиеш. Әгәр чара берничә җирлек территориясендә уза икән, бу хакта муниципаль район администрациясенә хәбәр ителә.
Закон проекты күп кеше катнашында уза торган чараларны үткәрү урыннарын билгеләү, махсус билгеләнгән урыннардан файдалану тәртипләрен, чараларны үткәрү вакытында территорияләрдә (биналарда) күпме кеше булырга тиешлеген конкрет аңлатып бирә.
Иҗтимагый яктан әһәмиятле мәсьәләләр турында коллектив фикер алышуларда катнашучы затларның да ничәү булырга тиешлеге тәгаенләнгән. Алар, иң күп дигәндә, 150 кеше булырга тиеш. Бу очракта теге яки бу органга хәбәр салу таләп ителми.
Закон проекты шулай ук тарих һәм мәдәният объектлары территорияләрендә, гомумкулланыштагы транспорт күп кеше катнашында чаралар уздыру тәртибен билгели. Шулай ук митинглар, җыеннар һәм башка шундый чаралар тормыш-көнкүреш белән бәйле объектлардан, куркыныч тудыра торган җитештерү объектларыннан, хәрби объектлардан – 500 метр, тимер юл вокзаллары һәм платформалардан, автобус һәм елга вокзалларыннан, аэропортлардан – 200 метр, дәүләт хакимияте, судлар, прокуратура, консуллыклар, белем бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәчетләр, чиркәүләр һәм синаногалардан 50 метр ераклыкта уздырылырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз