news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шакир Яһудин: “Субъектларга ышаныч күрсәтү мәсьәләсе проблема булып кала”

“РФ субъектлары норматив-хокукый актларын федераль законнарга даими рәвештә туры китерү республикаларның законнар эшләү процессын тоткарлый”, - диде бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин журналистларны республика законнарын эшләү үзенчәлекләре белән таныштырды. Аның сүзләренчә, Татарстан парламентында законнар эшләү аерым бер план нигезендә алып барыла. “Яңа төзелә торган план буенча Татарстан парламентына кертелә торган закон проектларының исемнәре генә түгел, аларның нигезнамәләре дә бирелергә тиеш”, - дип аңлатып үтте комитет рәисе.

Шакир Яһудин сүзләренчә, ТР Дәүләт Советына Хөкүмәттән барлык закон проектларының 8 проценты керә. “Дөньяның башка илләрендә бу күрсәткеч 13 процентка җитә”, - дип, ул Хөкүмәтнең министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә законнарны күбрәк эшләргә мөмкинлеге барлыгын белдерде.

Рәис китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2009 елның 6 октябренә 759 закон исәпләнә, аларның 304е – төп, ә 455е үзгәрешләр кертелгән законнар.

“ТР Дәүләт Советының ахыргы еллардагы эшчәнлеген анализлау законнарның күпчелеге республика законнарын федераль законнарга тәңгәлләштерү сәбәпле кабул ителүен күрсәтте. РФ субъектлары норматив-хокукый актларын федераль законнарга даими рәвештә туры китерү республикаларның законнар эшләү процессын тоткарлый”, - диде Ш.Яһудин.

Комитет рәисе мисалга “РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” РФ Законына 42 тапкыр үзгәреш кертелгән. Бу үз чиратында РФ субъектлары закон чыгаручыларында һәм законнарны кулланучыларда җитди авырлыклар тудыра, дип саный Ш.Яһудин. Бу нисбәттән комитет рәисе субъектларга ышаныч күрсәтү мәсьәләсе проблема булып калуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100