news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шакир Яһүдин Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп сайланды

Карар яңа чакырылыш Татарстан парламентының беренче утырышында кабул ителде.

Шакир Яһүдин Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп сайланды
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Шакир Яһүдин алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп билгеләнде. Бу хакта яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында билгеле булды.

«Карар бертавыштан кабул ителә. Шакир Шәяхмәтович, котлыйбыз», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Комитет составына Татарстан Дәүләт Советының сигез депутаты, шул исәптән «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков, «Татарстан — Яңа гасыр» иҗтимагый оешмасы Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Илдар Шамилов һәм башкалар керде.
  • Татарстан Дәүләт Советының элеккеге составында Шакир Яһүдин шулай ук әлеге комитетны җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot