Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шакир Яһүдин: Татарстан Конституциясенең мөмкинлекләре гамәлгә куелып бетмәгән әле
6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгы билгеләп үтелә.
(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советының Закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Татарстан Конституциясе мөмкинлекләре камилләштерелеп бетерелмәгән әле, дип җиткерә. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгы алдыннан журналистларга интервьюда белдерде.
Искәртеп үтик, иртәгә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгы билгеләп үтелә. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы Россиянең яңа тарихи чорында беренче Конституцияне кабул итте.
“Конституция безнең дәүләтчелекнең үсеше һәм сакланышының нигезе булып тора. Татарстанның төп законы мөһим роль башкара – Россия федерализмын булдыручы милләтләр бердәмлеген гәүдәләндерә”, - дип җиткерде парламентарий.
“Конституция – бик мөһим документ ул, – дип билгеләп үтте ЯҺүдин. – Ул бик актив үсеш кичерә”. Депутат Татарстан Конституциясе мөмкинлекләре камилләштерелеп бетерелмәгән әле, дип җиткерде. Татарстан башкаласы статусы, Татарстан Дәүләт Советыннан депутатны кире кайтару эше турында законнар кабул ителмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз