news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шакир Яһүдин: Салих Батыевның эш машинасы номеры да ТАССР оешкан ел кебек - 1920 иде

«Салих Гыйлемхановичның Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, мөстәкыйльлегенә игътибары зур булды», — диде Татарстан парламенты депутаты.

Шакир Яһүдин: Салих Батыевның эш машинасы номеры да ТАССР оешкан ел кебек - 1920 иде
Михаил Захаров

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Салих Батыев турында хатирәләре белән уртаклашты. Бүген аның тууына 110 ел тулу хөрмәтенә Татарстан Милли музеенда күргәзмә ачылды.

Салих Батыев 1960-1983 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе вазифасын биләгән. Шакир Яһүдин 1973 елдан 1983 елга кадәр аның җитәкчелегендә эшләгәнен әйтте — башта Казан университетының юрфак студенты буларак производство практикасын узганда, аннары ярдәмчесе вазифасында.

«Салих Гыйлемхановичның Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, мөстәкыйльлегенә игътибары зур булды», — диде Шакир Яһүдин. Ул 1978 елда республика Конституциясе кабул ителгәнен дә искәртте.

«Салих Батыев аралашуга ачык иде, аңа гади кешеләр дә, җитәкчеләр дә килде. Аның эш номерына үтенеч белән теләсә кем шалтырата ала иде. Ул вак-төяккә кадәр дәүләт кешесе иде. Аның хәтта эш машинасы номеры да ТАССР га нигез салынган ел кебек — 1920 иде. Батыев гел безнең күңелдә булачак, ул салган традицияләр Дәүләт Советында әле дә дәвам итә», — диде Шакир Яһүдин.

Депутат Батыевның фәнни һәм мөгаллимлек эше белән шөгыльләнгәнен, университетның юридик факультетында дәүләт хокукы кафедрасында укытканын искәртте. Аның җитәкчелегендә Шакир Яһүдин кандидатлык диссертациясен яклаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100