news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шахтыда газ шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган хатын-кызның гаиләсе 1 миллион сум алачак

«Россия 24» эфирында өлкә җитәкчесе зыян күрүчеләргә төбәк һәм җирле бюджетлардан ярдәм күрсәтеләчәк, диде.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев телеэфир вакытында белдергәнчә, Шахты шәһәрендә күпкатлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә тулы күләмдә ярдәм күрсәтеләчәк, ә һәлак булган хатын-кызның гаиләсенә 1 миллион сум тапшырылачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Россия 24» эфирында өлкә җитәкчесе зыян күрүчеләргә төбәк һәм җирле бюджетлардан ярдәм күрсәтеләчәк, диде. Мәрхүмнең гаиләсенә ярдәм итү мәсьәләсе тиз арада хәл ителәчәк. Сишәмбе көнне зыян күргән гаилә миллион сум акча алсын өчен документлар булдырылачак.

  • Коткаручылар йорттан 140 кешене эвакуацияләгән, бинага электр энергиясе бирү туктатылган. Урында оператив штаб төзелгән, җимерекләр астындагы кешеләрне коткару буенча операция үткәрелә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot