news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шахтерлар сабантуенда Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов батыр калды

Ике көн дәвамында Кузбасста Халыкара шахтерлар сабантуе үтте.

Шахтерлар сабантуенда Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов батыр калды
Абдул Фархан

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кемеровода узган Шахтерлар сабантуенда Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов батыр калды.

Батырга машина ачкычын ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.

Халыкара шахтерлар сабантуеның ат чабышы Кемерово губернаторы призына булып, җиңүчегә машина бирелде. Ә милли көрәштә батыр калучыга Татарстан Президенты исеменнән автомобиль китерелде.

«Мин бирегә җиңәргә дип килдем. Көрәш белән 10 ел шөгыльләнәм. Бу — алтынчы тәкә алуым», — диде Рамис Гыйләҗетдинов.

Ике көн дәвамында Кузбасста Халыкара шахтерлар сабантуе үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot