Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шахмат буенча ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы җиңүчеләре билгеле
Ярышларда барлыгы 27 команда катнашкан
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). 4 нче апрель көнне Казанда олимпия резервының Р. Нәҗметдинов исемендәге Үзәк махсуслашкан балалар-үсмерләр шахмат мәктәбендә шахмат уены буенча ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы тәмамланды, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында.
Ярышлар стартына 27 команда чыккан, аларның һәркайсында өчәр катнашучы, шул исәптән 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз.
Турнирның шәхси зачетында ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнгән: беренче урында – Юрий Лихачев (ТР Президенты Аппараты), икенче урында – Илгиз Баһаветдинов (ТР Югары Суды), өченче урында – Фәрхад Килеев (ТР Икътисад мнистрлыгы).
Хатын-кызларга килгәндә, беренче урынга ТР Ольга Мөбәракшина (ТР Президент Аппараты) лаек булган, икенче урынны Мария Огонева (ТР Югары Суды) яулаган, өченче урында – Татьяна Волкова.
Командаларның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгечә: беренче урынга ТР Президенты Аппараты, икенче урынга ТР Югары Суды чыккан, өченче урынга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз