news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шахмат буенча дөнья чемпионы Владимир Крамник карьерасын тәмамлый

Ул гыйнварда Tata Steel Chess Tournament турнирда соңгы - ундүртенче урынны алган.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”).  2000 елдан 2006 елга кадәр классик шахмат буенча дөнья чемпионы, шахмат буенча ундүртенче дөнья чемпионы Владимир Крамник профессиональ карьерасын тәмамлады. Бу турыда Голландиянең дәрәҗәле Tata Steel Chess Tournament турниры матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

"Элеккеге дөнья чемпионы Владимир Крамник профессиональ шахматчы карьерасын тәмамлау турында игълан итте”, - диелгән хәбәрдә.

Спортчы сүзләренчә, ул бу карарны берничә ай элек кабул иткән. Соңгы турнирын уйнагач, бу хакта киң җәмәгатьчелеккә игълан итәргә булган.

Ул гыйнварда Tata Steel Chess Tournament турнирда соңгы - ундүртенче урынны алган.

  • Россия спортчысы Владимир Крамник 2013 елда Дөнья кубогы иясе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100