Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шагыйрьне зурладылар
Шагыйрьне зурладылар
(Уфа, 30 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә танылган шагыйрь, Башкортстан татар мәдәни үзәге җитәкчесе Муса Сираҗиның иҗат кичәсе булып үтте. Әдипнең 65 яшьлек юбилее уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган бу мәдәни чарага бихисап кеше килгән иде. «Башкортстанга дан җырлаучы» дип аталган әдәби-музыкаль тамаша юбиляр әсәренә язылган «Уралдым моңнарыңа» дигән популяр җыр белән башланып китте.
Район китапханәсе хезмәткәре, кичәне алып баручы Динә Солтанованың Муса Сираҗи иҗатына багышланган чыгышы кызыклы мәгълүматларга бай иде. 65 еллык гомер юлының илле елын әдәби иҗатка һәм халкына хезмәт итүгә багышлаган шагыйрь үзенең чираттагы юбилеена бай рухи хәзинәсе белән килде. Татар, башкорт һәм рус телләрендә аның дистәләрчә җыентыгы дөнья күрде.
Бәйрәм тантанасы җыр-моң һәм әдипнең шигырьләрен уку белән бергә үрелеп барды. Укытучылар да, укучылар да әдипнең төрле елларда язылган әсәрләрен яңгыратты һәм юбилярга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Аннан соң сүз Муса әфәнденең үзенә бирелде. Юбиляр әдип үзенең соңгы вакытта язган лирик һәм шаян шигырьләрен укып ишеттерде. Аның киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашуы һәм тамашачылар белән ихлас аралашуы да кызыклы булды. Юбилярның иҗат кичәсе Илеш җире сандугачы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрованың җыр-моңнары белән тәмамланды.
Шундый ук иҗат кичәсен Муса Сираҗи тиздән үзенең туган ягы – Туймазы районында да үткәрергә әзерләнә. Талантлы әдип шушы районның Төпкилде дигән бик матур татар авылында туып-үскән һәм шунда белем алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз