Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шагыйрьнең “Хисләр чишмәсе” гел ташып торсын
Шагыйрьнең “Хисләр чишмәсе” гел ташып торсын
(Екатеринбург, 25 март, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Екатеринбург шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Хафиз Галиевнең “Хисләр чишмәсе” исемле яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Свердловски өлкәсе, Красноуфим районының Урта Богалыш авылында туып үскән Хафиз Галиев үзенең милләтпәрвәрлеге белән аерылып торган милләттәшебез. Аның “Газиз халкыма”, “Туган тел” һәм “Ялгышмыйк” кебек шигырьләре туган халкы, аның бөеклеге белән горурлану, татарның язмышы өчен борчылу хисләре белән сугарылган.
Хафиз Галиевның туган җир турындагы кайбер шигырьләренә Ильдус Микагилов һәм Илгиз Сафиуллин кебек Уралда яшәп иҗат итүче милләттәшләребез көйләр дә язган. Бу җырларны Урал татарлары яратып җырлый.
Җыентыкта шулай ук тугры дусларга багышланган, мәхәббәт хисләре белән дөрләгән, аерылу һәм бәхилләшү хисләре белән ачы сагышка манчылган шигырьләр дә күп. Китапның “Хисләр чишмәсе” дигән исеме җисеменә бик тә туры килә.
Хафиз әфәнде Галиев китапны чыгаруда булышкан һәм Милли Медиа-Холдингны гамәлгә куючыларның берсе булган Свердловски өлкә Законнар җыелышының вәкилләр палатасы депутаты, якташы Альберт әфәнде Абзаловка олы рәхмәтләрен белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз